Мөфти “Сәлах” мәчетендә халык белән очрашу уздырды

22 март 2024 ел 09:31
Мөфти “Сәлах” мәчетендә халык белән очрашу уздырды

Рамазан-шәриф аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың төрле мәхәлләләрендә халык белән очрашуны дәвам итә. Кичә, Рамазан аеның 11нче көнендә, Мөфти Казан шәһәренең “Сәлах” мәчетендә мөселман кардәшләребез белән очрашып, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Хәзрәт ахшам намазына кадәр Рамазан аенда ураза тотуның фарыз булуы, уразаның фазыйләтләре, нәфесне тәрбияләү, Коръән уку өчен бирелә торган саваплар һ.б. турында вәгазь сөйләде.

Кояш баегач Мөфти ахшам намазын укытты һәм мәхәллә халкы белән бергәләп ифтар кылды. Дин кардәшләребез белән Рамазан ае сөенечен бүлешергә шулай ук алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов, танылган эшмәкәрләр, иганәчеләр килгән иде. Мәчетнең имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев чакыруны кабул итеп, мәхәллә халкы белән очрашуга килгән дин әһелләренә, көн саен ифтар мәҗлесләрен үткәрүдә зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Рамазан ае башланганнан алып Камил хәзрәт Казан, Түбән Кама һәм Аксубай районы мөселманнары белән очрашырга өлгерде.

Мөфти белән очрашулар дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана