“Зәкят” фонды “кояшлы” балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен хәйрия ифтары үткәрде

22 март 2024 ел 10:50
“Зәкят” фонды “кояшлы” балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен хәйрия ифтары үткәрде

Кичә, Рамазан аеның 11нче көнендә (21нче мартта), Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Бөтендөнья Даун синдромы булган кешеләр көненә багышланган хәйрия чарасы үткәрде. Бу уңайдан 50 кеше – Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагында тәрбияләнүчеләр һәм әти-әниләр – “Ханума” кафесына җыелды: биредә фонд тарафыннан ифтар оештырылды.

Кичәне “Бәхет ачкычы” иҗат төркеме әгъзасы Эльвира Вәлиева алып барды. Программаны “Зәкят” фонды тәрбиясендә булган Диләрә Хөснуллина Коръән сүрәләре укып дәвам итте. Аннары Эльмира Муфаздалова иҗади мастер-класс үткәрде.

Кичә барышында Алсу Җаббарова Рамазан ае турында вәгазь сөйләде, Аллаһы Тәгаләгә сөенечле вакытларда һәм сынаулар килгәндә сыенырга кирәклек турында аңлатып үтте. Әлеге чара “Зәкят” хәйрия фондыннан истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

“Зәкят” хәйрия фонды әлеге чараны үткәрүдә үз өлешен керткән һәр кешегә ихлас рәхмәтләрен җиткерә. Игелекле эшләрегезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана