Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кайгы уртаклаша

23 март 2024 ел 03:28
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кайгы уртаклаша

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Крокус сити холл" концертлар залында фаҗига сәбәпле кайгы уртаклаша:

"ТР МДН исеменнән һәм шәхсән үземнән «Крокус Сити Холл» концертлар залында чыккан коточкыч террактта якыннарын югалткан, шулай ук зыян күргөн кешеләрнең тирән кайгысын уртаклашам. Татарстан мөселманнары бу хәсрәтне сезнең белән бергә кичерә, мөхтәрәм ватандашлар. Фаҗиганең гаепсез корбаннары булырга дучар ителгән туганнарыгызны һәм дусларыгызны югалтудан булган сезнең хәлегезне без уртаклашабыз. Сезгә сабырлык һәм ныклык сорап, шулай ук яраланган һәркемгә шифа сорап,  дога кылабыз".

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана