Камил хәзрәт Дагыстанда Мөфти Әхмәд әфәнде белән очрашты һәм терактта зыян күрүчеләр өчен дога кылды

24 март 2024 ел 16:22
Камил хәзрәт Дагыстанда Мөфти Әхмәд әфәнде белән очрашты һәм терактта зыян күрүчеләр өчен дога кылды

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстан Республикасына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул Мөфти Әхмәд әфәнде Абдуллаев белән очрашты. Очрашуда алар беренче чиратта коточкыч вакыйга – Мәскәү өлкәсендә булган, күпләгән кеше гомерен өзгән теракт хакында сөйләште. Алар әлеге фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашты, террорчыларны гаепләп чыкты һәм бу гамәлне оештыручыларның җинаятьчел ниятләре буенча фикер алыштылар. Аеруча җитәкчеләр Россия Президенты Владимир Путинның ил халкына мөрәҗәгать иткән вакытта террорчыларның милләте юк дип әйткән сүзләрен хуплады. Мөфтиләр билгеләп үткәнчә, милли яки дини билгеләр буенча эзәрлекләүгә юл куярга ярамый.

Шулай ук Камил хәзрәт Әхмәд әфәндегә Дагыстандагы Ботлих авылына барып кайтудан алган тәэсирләре турында сөйләде. Камил хәзрәт бу авылда Дагыстан мөфтияте Рамазан ае уңаеннан оештырган Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ ядкәрләренең күчмә күргәзмәсендә булды. Моннан тыш, биредә җирле мәчеттә тәравих намазыннан соң Камил хәзрәт мәхәллә халкы белән аралашты. Авыл халкы белән әңгәмә вакытында ул Россия мөселманнарының Мәскәү өлкәсендә булган фаҗигале хәлгә борчылуларын һәм бу бәла-казага дучар булган бар кеше өчен дога кылуларын билгеләп үтте. Ул шулай ук терактта зыян күрүчеләргә дога кылды. Камил хәзрәт Ботлих мөселманнары белән белән бергә, атыш вакытында яраланган кешеләрнең тизрәк савыгуларын, шулай ук һөҗүм вакытында якыннарын югалткан гаиләләргә сабырлык һәм ныклык турында сорап, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, Ботлих авылында Камил хәзрәт Дагыстан Республикасының милли сәясәт һәм дин эшләре министры Энрик Мөслимов һәм Ботлих районы башлыгы Руслан Гамзатов белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстан һәм Дагыстан Мөфтиләре шулай ук ике мөфтият арасында хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана