Татарстан Мөфтие Теләче мөселманнары белән очрашты

25 март 2024 ел 20:16
Татарстан Мөфтие Теләче мөселманнары белән очрашты

Рамазан аенда Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан районнарына эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Бүген, Рамазан аеның 15нче көнендә (25нче мартта), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Теләче мөхтәсибәтендә булды, биредә ул район башлыгы Нәҗип Хаҗипов исеменнән оештырылган ифтарда катнашты. Әлеге чарага 200гә якын кеше – имамнар һәм авыл мәчетләре активистлары җыелды.

Эш сәфәре барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин район башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы белән очрашу үткәрде. Очрашуда сүз төбәктәге дини вәзгыять, җирле мәхәлләләр эшчәнлеге, шулай ук якын арада планлаштырылган чаралар хакында барды.

Мөфти шулай ук туган якны өйрәнү музеенда булды, биредә татар халкының авыл көнкүреше әйберләре тасвирланган. Аннары Камил хәзрәт дин кардәшләр белән очрашу үткәрде һәм Рамазан аеның һәм ураза тотуның фазыйләтләре хакында вәгазь сөйләде, изге гамәлләрнең кабул ителүен, гөнаһларның ярлыкануын сорап дога кылды.

Ифтар мәҗлесен Татарстанның төньяк төбәге казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев алып барды.

Теләче мөхтәсибәтенең мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә иганәчеләр ярдәме белән көн саен ифтарлар үткәрелә. Иртәгә “Ихлас” мәчетендә мәктәп укучылары өчен ифтар узачак. Моннан тыш, мөхтәсибәт Ураза бәйрәме уңаеннан үткәрү ниятләнгән балалар бәйрәменә әзерләнә.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, Рамазан ае башланганнан алып Камил хәзрәт Казан, Түбән Кама һәм Аксубай районы мөселманнары белән очрашырга өлгерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана