“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Казанда 5 апрельдә 30 нчы хәйрия маршруты йөриячәк

26 март 2024 ел 09:15
“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Казанда 5 апрельдә 30 нчы хәйрия маршруты йөриячәк

5 апрельдә, Изге Рамазанның соңгы җомга көнендә, Казанда хәйрия маршруты оештырыла. Беренче тапкыр ул рейска Рамазан ае хөрмәтенә мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды башлангычы белән узган ел чыкты һәм казанлылар аны хуплап каршы алды. Быел да бу күркәм башлангыч дәвам итәчәк – 30 нчы автобус Рамазан ае уңаеннан бер көн дәвамында бушлай алып йөриячәк. Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын түләячәк.

Социаль “Рамазан маршруты” сәг. 6:00-дән 18:00 гә кадәр йөриячәк.

30 нчы маршрут юкка гына сайлап алынмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар бар. Бушлай автобусны тану өчен аның алдагы тәрәзәләрендә «Рамазан мөбарәк булсын» һәм «Социальный маршрут БФ «Закят» дип язылган табличкалар урнашкан булачак, ә салоны шарлар белән бизәләчәк.

Шунысы игътибарга лаек: 30 нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар исламның матурлыгы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу мөбарәк айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда игълан ителгән хәйрия марафоны турында якыннанрак таныша алачак. Шулай итеп, Фонд белгечләре киң җәмәгатьчелектә татар-мөселман мәдәнияте кыйммәтләрен һәм төрле милләтләр арасында татулык һәм килешеп яшәү традицияләрен популярлаштырырга ниятли.

2023 елда Рамазан маршрутыннан 800 дән артык кеше файдаланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана