“Зәкят” хәйрия фонды 50 мохтаҗ гаиләне азык-төлек белән тәэмин итте

26 март 2024 ел 09:07
“Зәкят” хәйрия фонды 50 мохтаҗ гаиләне азык-төлек белән тәэмин итте

Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафонын дәвам итә. Кичә, Рамазан-шәриф аеның 15нче көнендә (25нче мартта), фонд ярдәмгә мохтаҗ 50 гаиләне, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне, пенсионерларны, күп балалы гаиләләрне азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итте. Һәрбер җыелмада – он, ярма, көнбагыш мае, шикәр, томалап пешерелгән ит, токмач, чәй, хөрмә җимеше һәм башка кирәкле азык-төлек бар.

Мохтаҗларга ярдәм, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, Фондка бай мөселманнар китергән зәкят хисабына күрсәтелде. Нәкъ менә зәкят акчасына азык-төлек сатып алынды.

Рамазан ае башланганнан алып Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга 305 азык-төлек җыелмасы таратты.

Әлеге проектта катнашырга теләсәгез:

1)          2202 2021 3911 9295 номерлы Саклык банкы картасына (Зиля Ириковна И., “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрергә мөмкин.

2)          турыдан-туры сайт аша акча күчерергә була.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана