Мөфти Лаеш мөселманнары белән очрашты

26 март 2024 ел 19:11
Мөфти Лаеш мөселманнары белән очрашты

Рамазан аенда Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан районнарына эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Бүген, Рамазан аеның 16нчы көнендә (26нчы мартта), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Лаеш мөхтәсибәтендә булды, биредә халык белән очрашты һәм районкүләм ифтар мәҗлесендә катнашты.

Ифтарга кадәр “Ак Мәчет “Зәйнәб” Җәмигъ мәчетендә җирле мөселманнар белән очрашу узды. Камил хәзрәт үзенең вәгазендә Рамазан аеның әһәмияте һәм ураза тотуның фазыйләтләре турында сөйләде, шулай ук изге гамәлләрнең кабул ителүен һәм гөнаһларның ярлыкануын сорап дога кылды.

Мәчеттә ахшам намазын укыганнан соң район мөселманнары VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Нәфис» Компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Михаил Сыровацкий исеменнән оештырылган ифтар мәҗлесендә катнашты. Әлеге чара киң җәмәгатьчелекне, шул исәптән районның төрле оешмалары вәкилләрен, иганәчеләрне җыйды. Ифтарга район башлыгы Илдус Зарипов, имамнар, мөселман активы, яшьләр һәм мохтаҗлар чакырылган иде, кунакларның гомуми саны 200гә якын кеше булды.

Ифтар барышында Татарстан Мөфтие компанияләр җитәкчеләренә: «Аюверда Малабар» ҖЧҖ Рамил Курбановка, VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы Депутаты, «Агро-Инвест» ИК ҖЧҖ генераль директоры Рәис Сөләймановка, шулай ук «Август-Агро» ИК ҖЧҖ генераль директоры Айдар Галәветдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, Лаеш үзәгендә “Ак Мәчет “Зәйнәб” Җәмигъ мәчете Рамазан ае башланырга ике атна кала ачылган иде.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, Рамазан ае башланганнан алып Камил хәзрәт Казан, Түбән Кама, Аксубай һәм Теләче районы мөселманнары белән очрашырга өлгерде. Очрашулар дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана