Игътибар! 12нче Республикакүләм ифтарын оештыручылар кунакларны һәм катнашучыларны «Казан Экспо» үзәгенә алдан килергә сорый

27 март 2024 ел 13:53
Игътибар! 12нче Республикакүләм ифтарын оештыручылар кунакларны һәм катнашучыларны «Казан Экспо» үзәгенә алдан килергә сорый

29 март көнне Казанда 12нче Республикакүләм ифтары узачак. Аны оештыручылар, куркынычсызлык чараларын көчәйтү сәбәпле, шулай ук кунаклар ифтар вакытында үзләрен уңайлы хис итсен өчен, кичәгә алдан килергә чакыра. Ифтар уздырыла торган урынга иртәрәк килү «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә кергәндә озын чиратлар булдырмаска һәм барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирәчәк. 

Кунаклар өчен Республикакүләм ифтарына керү сәгать көндезге өчтән (15:00) оештырылачак. Бу вакытта фойеда гардероблар һәм хәләл ярминкә эшли башлаячак, шулай ук икенде намазын уку мөмкинлеге дә каралачак. 

Кунакларның әлеге зарури чараларны аңлап һәм җаваплылык белән кабул итүен сорыйбыз. Теләге булган һәркемне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә көндезге сәгать өчтә (15:00) көтеп калабыз!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана