Нәзарәт Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгына яңартылган “Казан басмасы”н тапшырды

27 март 2024 ел 15:06
Нәзарәт Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгына яңартылган “Казан басмасы”н тапшырды

Бүген, Рамазан аеның 17нче көнендә (27нче мартта), Галиев мәчетендә Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына яңартылган “Казан басмасы”ның бер өлешен тапшыру тантанасы булды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Мүсхәфне Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгының беренче сәркатибе Азизбәк Разаковка тапшырды. Барлыгы 100 данә Мүсхәф җибәрелде. Әлеге Китаплар Үзбәкстан мәчетләренә һәм мәгариф учреждениеләренә таратылачак.

Моңа кадәр Мүсхәфләрнең аерым тиражы Россиянең төрле төбәкләреннән татар дин әһелләренә тарату өчен – Бөтендөнья татар конгрессына, шулай ук Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә, Татарстанның төзәтү колонияләренә, Казан ислам университеты каршындагы Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгенә, “Казан Кремле” музей-тыюлыгына, Татарстан мөхтәсибәтләренә, Белоруссия мөселманнарына, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына, Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылган иде.

Яңартылган “Казан басмасы” заманча халыкара стандартларга туры килә һәм ул дөньякүләм танылган “Казан басмасы” уникаль шрифты белән бастырылды. Шушы исемдәге басма тәүге тапкыр 1803 елда Казанда Азия типографиясендә дөнья күргән һәм “Ар-Расм Әл-Усмани” стандартына туры килгән, ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән һәм бар мөселман дөньясына танылган беренче басма Коръән буларак тарихка кереп калган.

Мүсхәфләрне Нәзарәт “Казан басмасы”ның 220 еллыгы уңаеннан бастырды. Ул Катарның вакф һәм Ислам эшләре буенча министрлык каршындагы вакфлар эшләре буенча идарәнең финанс ярдәме белән дөнья күрде. Китапларның гомуми тиражы 30 000 данәне тәшкил итә.

Яңартылган “Казан басмасы” Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йортында басылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана