Татарстан мөфтияте вәкиле Россиядә урта мөселман һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

28 март 2024 ел 12:51
Татарстан мөфтияте вәкиле Россиядә урта мөселман һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

Кичә Уфада Россия ислам университетының яңа бинасында “Россиядә урта мөселман һөнәри белем бирүне үстерү проблемалары һәм перспективалары” дип аталган киңәшмә узды. Чара онлайн һәм офлайн очрашулар форматында узды. Бу киңәшмәдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Ислам мәгарифе буенча Совет рәисе Рафыйк Мөхәммәтшин (онлайн), фән һәм мәгариф бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Булат Низамов катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар арасында шулай ук Шәйхелислам, Баш Мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин, РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе баш киңәшчесе Абдул-Хәким Султыгов, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре буенча совет рәисе урынбасары Руслан Карамышев, Россия Үзәк Диния нәзарәте администрациясе җитәкчесе, Мөфти Мөхәммәт Таҗетдинов, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фондының белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча белгеч Алексей Петров, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Россия ислам университеты ректоры Артур Сөләйманов, Россия Үзәк Диния нәзарәте мәдрәсәсе җитәкчеләре, Ислам мәгариф учреждениеләре вәкилләре һәм экспертлар бар иде.

Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин яшьләрне тәрбияләүнең мөһимлеге һәм дини кадрлар әзерләү турында фикер алышу кирәклеген белдерде. Ул башлангыч белем бирүдән алып Болгар ислам академиясенә кадәр әзерлек программаларын берләштерергә кирәклеген ассызыклады. Максат – дингә һәм Ватанга хезмәт итәргә омтылган яшьләргә ярдәм итү һәм үстерү өчен уңышлы нәтиҗәләргә ирешү.

Дин әһелләре киңәшмәсендә Мөфти Тәлгать Таҗетдин тарафыннан билгеләгән төп мәсьәләләр тикшерелде. Руслан Карамышев республикадагы вәзгыять турында мәгълүмат белән бүлеште, дини мәгърифәтчелек бурычларына игътибарны юнәлтте. Абдул-Хәким Султыгов Координация советына Ислам мәгариф системасын үстерү буенча эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. Мәгариф стандартларын камилләштерү мәсьәләләре Ислам мәгарифе буенча Совет рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшинның игътибарын җәлеп итте, ул үзара хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

Бердәм белем бирү стандартларын кертү, уку процессын уку әсбаплары һәм башка аспектлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган панель дискуссиясе узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана