12нче Республикакүләм ифтар кунакларны сәг. 15.00-дән көтә, ә "Татар-информ" каналында туры трансляция булачак

29 март 2024 ел 09:08
12нче Республикакүләм ифтар кунакларны сәг. 15.00-дән көтә, ә "Татар-информ" каналында туры трансляция булачак

Бүген, 29нчы мартта, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә 12нче Республикакүләм ифтар узачак. Оештыручылар кунаклар өчен ишекләрне сәг. 15.00-дә ачачак, ә ифтарга килә алмаучылар өчен Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсен YouTube-та “Татар-информ” каналында туры эфирда күрсәтеләчәк.

Республикакүләм ифтар кунакларын кабул итү сәг. 15.00-дән башлану куркынычсызлык чаралары көчәйтелүе һәм әлеге чарага килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылу белән бәйле. Катнашучыларның ифтар үткәрелү урынына алдан килүләре “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә керү юлында чиратлар барлыкка килүне булдырмый калырга һәм барлык кирәкле куркынычсызлык таләпләрен нәтиҗәле башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу вакыттан фойеда гардероблар һәм хәләл ярминкә эшли башлаячак, шулай ук икенде намазын уку мөмкинлеге дә каралачак.

Кабул ителгән чараларны аңлап һәм тиешле җаваплылык белән каравыгызны сорыйбыз. Сәг. 15.00-дән “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә барлык теләүчеләрне көтәбез!

Интернет челтәренә тоташучылар Республика ифтарына сәг. 16.50-дән, ягъни тантаналы ачылышка берничә минут кала кушыла ала. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы операторлары вакыйга урыныннан туры эфирда мәҗлес мохитен тапшырачак, сәхнәдәге төп манзараны һәм кунакларның чыгышларын, шулай ук меңләгән мөселман кешесенең җәмәгать булып Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп укыячак ахшам намазын күрсәтәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана