Мөфти Тукай районы мөселманнары белән очрашты

29 март 2024 ел 09:23
Мөфти Тукай районы мөселманнары белән очрашты

Кичә, Рамазан аеның 18нче көнендә (28нче мартта), Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Тукай мөхтәсибәтендә булды, биредә ул район башлыгы Фаил Камаев исеменнән оештырылган ифтарда катнашты. Әлеге чарага 130лап кеше – имамнар һәм авыл мәчетләре активистлары җыелды.

Сәфәр барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин район башлыгы Фаил Мисбах улы белән очрашу үткәрде. Очрашуда сүз төбәктәге дини вәзгыять, җирле мәхәлләләр эшчәнлеге, шулай ук якын арада планлаштырылган чаралар хакында барды.

Аннары Камил хәзрәт дин кардәшләр белән очрашу үткәрде, Рамазан аеның һәм ураза тотуның фазыйләтләре хакында вәгазь сөйләде, изге гамәлләрнең кабул ителүен, гөнаһларның ярлыкануын сорап дога кылды.

Ифтар вакытында Коръән-хафиз гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, Рамазан ае башланганнан алып Камил хәзрәт Казан, Түбән Кама, Аксубай, Теләче, Лаеш һәм Буа районы мөселманнары белән очрашырга өлгерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана