Урыссуда “Халисә” V Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте

12 май 2024 ел 11:33
Урыссуда “Халисә” V Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте

Зөлкагъдә аеның 3нче көнендә (11нче майда), Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” V Ачык Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узды. Ул Мәрданшиннар гаиләсе тарафыннан үткәрелде. Аны оештыручылар арасында Татарстан мөфтияте, Ютазы мөхтәсибәте һәм Ютазы муниципаль районы һәм күпләгән иганәчеләр бар иде. 

Конкурс ике этаптан торды: иң әүвәл 60 хатын-кыз катнашучы арасында “Фәнис” мәдрәсәсе бинасында сайлап алу туры үтте һәм 22 конкурсант финалга чыкты. Финал мәртәбәле жюри каршында Мәдәният йорты бинасында уздырылды. Катнашучы кызлар Казан, Уфа, Ижау, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Чистай, Түбән Кама шәһәрләреннән, Ютазы, Тукай, Аксубай районнарыннан, Башкортстан Республикасы Туймазы районыннан килде.

Иң яшь катнашучыга 6 яшь булса, иң олысына 44 яшь иде. 

Бәйгедә жюри комиссиясе белән “Фәнис” мәдрәсәсенең Коръән һәм тәҗвид укытучысы Айшә ханым Мәрданшина җитәкчелек итте. 

Катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, КИУ каршындагы Госман бине Гаффан ис. Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшид хәзрәт Фәизов, конкурсны оештыручы, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин мөрәҗәгать итте. 

Катнашучылар үз белемнәрен өч номинациядә күрсәтте:

1. Коръәннең 3 (28, 29, 30) җүзен яттан белү.

2. Коръәннең 7 (24, 25, 26, 27, 28, 29, 30) җүзен яттан белү.

3. Коръәнне тулысынча яттан белү.

Өч номинация нәтиҗәләре буенча беренче өч урынны алган 9 җиңүче билгеләнде.

Нәтиҗәләр:


3 җүз номинациясе
1. Сәйфуллина Сумайя, Буа
2. Ашурова Омина, Казан
3. Зәкиева Альбина, Казан

7 җүз номинациясе
1. Шәрипова Фатыйма, Әлмәт
2. Шәмсидинова Тайиба, Уфа
3. Кушматова Аиша, Әлмәт

“Тулы Коръәнне яттан белү” номинациясе
1. Маликова Хадижа, Казан
2. Ашурова Шоира, Казан
3. Әминова Наилә, Әлмәт

Иң яшь катнашучы
1. Ибраһимова Мәрьям, 6 яшь, Казан
2. Дәүләтова Самира, 6 яшь, Әлмәт
3. Шәмсетдинова Мәрьям, 8 яшь, Алабуга

Иң зирәк
Шәрифуллина Илһамия, Чистай шәһәре

Бәйге күпләгән иганәчеләрнең ярдәме белән үтте. Казанның “Ярдәм” мәчете катнашучыларга барып кайту өчен автобус бирде, Ибраһим хәзрәт Сабиров гомрәгә юллама бүләк итте, шулай ук Коръән хафизлар үзәгенең, район башлыгының, битараф булмаган мөселман кардәшләрнең махсус бүләкләре бар иде.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Коръән бәйгесе Татартанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Марат хәзрәт Мәрданшинның әнисе хөрмәтенә “Халисә” дип исемләнгән. Ул һәр елны үткәрелә. Беренче бәйге 2020нче елның 25нче гыйнварында үткәрелгән иде. Конкурсны оештыруда Халисә апаның 5 баласы җиң сызганып катнаша һәм үз өлешен кертә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана