Нәзарәттә Мәзһәбләрне якынайту буенча бөтендөнья оешмасы Генераль секретаре булды

17 май 2024 ел 19:29
Нәзарәттә Мәзһәбләрне якынайту буенча бөтендөнья оешмасы Генераль секретаре булды

Бүген, Зөлкагъдә аеның 9 нчы көнендә (17 май), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния идарәсендә мәзһәбләрне якынайту буенча бөтендөнья оешмасы Генераль секретаре Хәмит Хавали Шахрияри җитәкчелегендәге делегация белән очрашу узды. Делегация составында шулай ук Ислам мәзһәбләрен якынайту буенча бөтендөнья ассамблеясе генераль секретаре урынбасары Мортазави Халили Сейед Мөхәммәт Реза һәм Иран Республикасының Казандагы консулы Хәбиби Надер да бар иде. Очрашуда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече, ислам финанслары өлкәсендә сертификат алган эксперт Коръән-хафиз Идрис Кыемов катнашты.

Очрашуда кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде, ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның карамагындагы оешмалар эшчәнлеге, төп проектлар һәм юнәлешләр, шулай ук Россиядә ислам тарихы турында сөйләде. Ислам финанслары буенча белгечләр әзерләүгә һәм төрле проектларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелде. Ул шулай ук кунакларның дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр, Татарстанда ислам мәгариф системасы, мәдрәсәләрдә укыту методикасы, дәгъват һ. б. турындагы сорауларына җавап бирде. 

Эшлекле очрашу ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мөхәммәдия»мәдрәсәсе бинасы буенча экскурсия белән дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана