Изге Болгар җыенында Гаилә елы уңаеннан тәүге тапкыр гаиләле парлар арасында хаҗга 6 юллама уйнатылды

19 май 2024 ел 16:07
Изге Болгар җыенында Гаилә елы уңаеннан тәүге тапкыр гаиләле парлар арасында хаҗга 6 юллама уйнатылды

Изге Болгар җыенында Гаилә елы уңаеннан тәүге тапкыр гаиләле парлар арасында хаҗга юлламалар уйнатылды. Бу күркәм вакыйга Татарстан мөселманнары тормышындагы мөһим вакыйгаларының берсе булган җыенга хәләл җефетләре белән парлап килүчеләрне хөрмәтләүгә юнәлтелгән иде. 

Хаҗга юлламалар уйнату тантанасы Истәлек билгесе янында узды. Чараны Казанның “Ирек” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев һәм аның җәмәгате алып барды. Ул ислам динендә гаиләнең әһәмияте, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау буенча нәсыйхәтләрен җиткерде. Ирек хәзрәт шулай ук гаилә корып, озак еллар яшәүчеләрне, күп бала тәрбия үстерүчеләрне аерым игътибарга алып узды.

Бүләк уйнату чарасында теркәлү узган 1500дән артык пар катнашты. 

Беренче этапта, алып баручы, бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 15 билетны алды. 15 сайлап алынган гаиләгә бүләккә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар җыелмасы тапшырылды. Уенның шарты буенча, гаиләле парларның уен үткәрү мәйданында булулары шарт иде. Алар иртәдән рәсми никахны раслаучы ЗАГС штампы (мөһере) сугылган РФ гражданнары паспортларын күрсәтеп теркәлү уздылар.

Икенче этап беренче этапның 15 җиңүчесе арасында узды: алып баручы, барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлы очраклы 3 билетны алды.
Әлеге 15 гаилә арасыннан 3 кенә парга жирәбә нәтиҗәсендә бәхет елмайды һәм алар юлламалар отты. Болар: Казаннан Илнур һәм Гөлназ Шәйдуллиннар (гаилә корып яшәүләренә 11 ел, 2 малай тәрбияләп үстерәләр), Тәтештән Габделхай һәм Мөнирә Борһановлар (37 ел бергә яшиләр, 2 малай тәрбияләп үстергәннәр), Казаннан Юрий һәм Алия Бабий. 2025 елда «Комфорт» программасы буенча аларга икешәр кешелек хаҗга юллама алу өчен 3 сертификат тапшырылды.

Әлеге акция Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында уздырылды, мөселман җәмәгатьчелеге игътибарын гаилә кыйммәтләренә һәм аларны популярлаштыруга юнәлтергә мөмкинлек бирде. Хаҗга юллама уйнатуның максаты мөселманнарны киләчәктә гаилә коруга этәрү, ир белән хатын арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне ныгытуга булышлык итү иде.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана