Күренекле дин әһелләре, җитәкчеләр һәм халык Изге Болгар җыенында тәүбә кылды һәм Фәләстыйн өчен дога укыды

19 май 2024 ел 16:13
Күренекле дин әһелләре, җитәкчеләр һәм халык Изге Болгар җыенында тәүбә кылды һәм Фәләстыйн өчен дога укыды

Бүген, 19 майда, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителү уңаеннан, һәр елдагыча, Шәһре Болгарда зурлап, Татарстан мөселманнары тормышындагы төп вакыйгаларның берсе – Изге Болгар җыены үткәрелде. Җыен “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2024 ХV Халыкара икътисади форумы мәдәни программасын тәмамлады.

Болгар җыенында Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе төбәкләреннән делегатлар, Россия мөфтиятләре, дини оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдән мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: быел Татарстан Диния Нәзарәте җыенның дини өлешен көчәйтеп җибәрде. Җәмәгать белән тәүбә кылу тәүге мәртәбә Изге Болгар җыенының төп, кульминацион өлеше булды һәм киләчәктә әлеге мөселман форумын уздыруның төп максатына әйләнер дип ниятләнә. Бу чарага мөселманнарны күбрәк җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. 
“Тәүбә” чарасын Кече манара янында күп еллар дәвамында оештыручы, Россиянең Үзәк өлеше мөфтияте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин алып барды. Баш мөфти үгет-нәсыйхәтләрдән соң мөселманнарга ихластан тәүбә кылырга һәм Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сорап дога кылырга чакырып мөрәҗәгать итте. Тәүбә кылу һәм истигъфарның зарурлыгын изге Коръән аятьләренә һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ хәдисләренә таянып бәян итте. 

Анда Татарстан Мөфтие һәм мөхтәсибләре, Татарстан Диния Нәзарәтенең һәм Россиянең Үзәк Диния Нәзарәтенең барлык имамнары, хезмәткәрләре, шәкертләр, Халыкара «KazanForum» икътисади форумы кунаклары, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар һәм барлык теләүчеләр катнашты. 

“Тәүбә” чарасыннан соң Истәлек билгесе каршындагы мәйданда Изге Болгар җыенының рәсми ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,  Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев, шулай ук башка күренекле мөселман дин эшлеклеләре, Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл катнашты һәм башкалар үзләренең сәламләү сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов, мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, Изге Болгар җыенына килүләре өчен рәхмәт белдерде. 1102 ел элек биредә дәүләт дәрәҗәсендә ислам дине кабул ителүен хәбәр итте. Татарстан Рәисе гореф-гадәтләребезнең - телебезне, динебезнең хөрмәтләнүен, аларны яшьләргә җиткерүнең мөһимлеген билгеләп үтте, бу эштә катнашкан хәзрәтләргә рәхмәт белдерде. Бердәмлектә көч булуын билгеләп үтте. 

Минтимер Шәймиев үз чыгышында Изге Болгар җыенын көтеп алулары, Болгар җирендә башкарылган масштаблы эшләрнең халыкка аңлаешлырак була баруын билгеләп үтте. Халыкның изге Болгарда шулай зурлап, бердәм булып җыелуы, киңәшләшүенең зур казаныш булуын ассызыклады. 

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләү сүзендә соңгы көннәрдә ислам өчен файдалы чараларның күп узуын билгеләп үтте. Ул,  хәдисләргә таянып, дөньяда барган афәтләрдән ике төрле дару барлыгын бәян итте, аның беренчесе Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәү булса, икенчесе – тәүбә-истигъфар кылу. Камил хәзрәт бүген Кече манара янында тәүбә кылуларын хәбәр итте. Ул шулай ук өйлә намазыннан соң мөфтият тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү елы кысаларында 3 гаиләле парга хаҗ кылу өчен юлламалар уйнатылуга чакырды. Ул үз чыгышын Фәләстыйн мөселманнары өчен дога кылу белән тәмамлады. 

Чара борынгы Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы белән дәвам итте. Дин кардәшләребез Җәмигъ мәчете хәрәбәләрендә, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә ияреп, өйлә намазын укыды.

Быел Изге Болгар җыенының тагын бер бизәге һәм яңалыгы булып гаиләле парлар арасында хаҗга 6 юллама уйнату торды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана