Болгарда Нәзарәтнең чираттагы пленумы узды

19 май 2024 ел 16:22
Болгарда Нәзарәтнең чираттагы пленумы узды

Бүген, зөлкагъдә аеның 11 нче көнендә (19 майда), Болгарда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленумы үтте. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге утырышта аның урынбасарлары, казыйлар, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр катнашты. 

Камил хәзрәт нәзарәтнең имамнары алдында бурычлар куйды. Ул халыктан килгән барлык сорауларны һәм шикаятьләрне өйрәнеп барырга һәм аларга җавап бирергә, гомумән халык белән тыгыз элемтәдә торырга кушты. Шулай ук Мөфти дәгъвәт эшен көчәйтергә һәм вәгазьләрнең сыйфатын яхшыртырга чакырды. 

Пленумда Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасарлары Равил хәзрәт Зөфәров һәм Ришат Хәмидуллин, мөфтиятнең  "Хәләл" комитеты җитәксесе Әббяс хәзрәт Шляпошников чыгыш ясадылар.
Мөфти урынбасары Ришат хәзрәт "Хозур" нәшрият йортында алып барылган дәгъвәт эшчәнлеге турында сөйләде. Татар һәм рус телләрендә китаплар бастыру, “Хозур ТВ” телеканалы, онлайн-китапханә, онлайн-мәдрәсә, социаль челтәрләрдә аккаунтлар, төрле сайтлар, газеталар һәм журналлар – болар барысы шактый киң аудиторияне колачлый. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Нәзарәтнең медиапроектлары барлыгы 35 млн кешене җәлеп иткән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана