Кукмара мәдрәсәсендә 2000 нче чыгарылыш шәкерте билгеләп үтелде

22 май 2024 ел 10:58
Кукмара мәдрәсәсендә 2000 нче чыгарылыш шәкерте билгеләп үтелде

Кукмара мәдрәсәсендә юбилейлы 25 нче чыгарылышка багышланган тантаналы чара булып узды. Шушы уку елында мәдрәсәне барлыгы 73 кеше –дүртьеллык һөнәри бүлекне – 14 кеше (10 ир-егет һәм 4 хатын-кыз), өч еллык башлангыч бүлекне исә 59 кеше (19 ир-егет һәм 40 хатын-кыз) тәмамлады. Аттестация комиссиясенең карары нигезендә һөнәри бүлекне тәмамлаган ир-атларга – «имам-хатыйб», ә хатын-кызларга – «ислам дине нигезләре мөгаллимәсе» квалификациясе бирелде.

Шунысы игътибарга лаек: чыгарылыш шәкертләре арасында дин өлкәсендә хезмәт итүчеләр байтак: Кукмара, Саба һәм Теләче районнарында, Киров өлкәсендә – имам, имам ярдәмчесе, мөәзин һәм абыстай булып, шулай ук мәчет каршындагы курсларда башлангыч дини гыйлем бирүче укытучы булып хезмәт итүчеләр бар.

Мәдрәсәнең «Балаларга һәм олыларга өстәмә белем бирү» юнәлеше кысаларында эшләп килүче башлангыч бүлеген тәмамлаган 59 кешенең 46 сы – олылар, 13 е – мәктәп яшендәге яшүсмер балалар.

Шунысы үзенчәлекле: 25 ел дәвамында Кукмара мәдрәсәсендә барлыгы 2070 кеше укып чыккан, һәм быел, 25 нче юбилей чыгарылышында, мәдрәсәне тәмамлаган 2000 нче шәкерт билгеләп үтелде. Шушы исемгә иң яхшы укучыларның берсе – мәдрәсәнең һөнәри бүлеген тәмамлаган Шәмсетдинов Нияз Идрис улы лаек булды. Дүрт ел дәвамында шимбә-якшәмбе көннәренд,ә бер уку көнен дә калдырмыйча, 70 чакрым араны узып, Теләчедән укырга килеп йөргән Ниязга тырышлык, күркәм холык, укуга карата зур җаваплылык хисе кебек сыйфатлар хас.

Кукмара мәдрәсәсендә яшьләр дә, балалар да, олылар да белем ала.  Күркәм традиция буенча быелгы чыгарылыш шәкертләре арасында иң өлкән шәкертләр дә телгә алынды: иң өлкән ир-ат буларак – 68 яшьлек Шәфигуллин Марсель Барый улы, ә иң өлкән хатын-кыз буларак, 71 яшьлек Җиһаншина Зөмәрә Нихәт кызы билгеләп үтелде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чыгарылыш тантанасында шулай ук мөгаллимнәр һәм уку еллары дәвамында төркем җитәкчеләре вазифаларын башкарган старосталар да, түргә чыгарылып, мактау сүзләренә һәм бүләкләргә лаек булды.

Әлеге мәртәбәле җыенда, Кукмара һәм Саба районнары имам-мөхтәсибләре Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм Айнур хәзрәт Әхмәтовлар катнашып, шәкертләргә үз теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәм табыны янында узган тантананың икенче өлеше гадәти чәй эчү белән генә чикләнмәде. Төрле конкурсларда катнашудан тыш, шәкертләр, уку елларын искә алып, мөгаллимнәргә рәхмәтләрен белдерделәр, бик матур теләкләрен җиткерделәр. Мөгаллимнәр исә, соңгы нәсыйхәтләрен әйтеп, дини гыйлем асылын тагын бер кат искә төшерделәр: чын гыйлем кешене гамәл-гыйбадәт кылуга этәреп, әдәпле-әхлаклы булырга өйрәтә, күңел тынычлыгы һәм Аллаһ ризалыгы кебек олуг нигъмәтләргә, ә иң мөһиме – бу дөнья һәм ахирәт бәхетенә ия булырга ярдәм итә. 

Нурсинә Курамшина,

КФУның журналистика факультеты студенты

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана