Болгар ислам академиясе 2024/2025 уку елына магистратура һәм докторантура программалары буенча абитуриентлар җыя

22 май 2024 ел 11:13
Болгар ислам академиясе 2024/2025 уку елына магистратура һәм докторантура программалары буенча абитуриентлар җыя

Болгар ислам академиясе (алга таба – Академия) ислам дин гыйлеме магистрларын һәм докторларын әзерләүче югары белем бирү оешмасы. Уку рус һәм гарәп телләрендә түләүсез нигездә алып барыла. Студентлар һәм укытучылар заманча кампусның бер урынлы уңайлы номерларында бушлай яши, өч тапкыр бушлай ашый, шулай ук Академия эмблемасы төшкән килешле киемнәр кия.

Академия түбәндәге юнәлешләр буенча белгечләр әзерли:

Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү («Ислам фәннәре» профиле), магистратура – көндезге уку формасы, белем алу вакыты – 3 ел;

Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү («Ислам фәннәре» профиле), докторантура – көндезге һәм читтән торып уку формасы, белем алу вакыты – 3 ел;

48.04.01 Теология (профиль Ислам теологиясе контекстында дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре), магистратура – көндезге уку формасы, белем алу вакыты – 2,5 ел;

2022 елда Академия Теология юнәлеше буенча дәүләт аккредитациясе алды.

Академия студентлары кызыклы, якты һәм бай тормыш алып бара. Алар өчен мәдәни-массакүләм, спорт чаралары үткәрелә. Ел саен студентлар чит илләрдә: Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Мисырда, Төркиядә, Мароккода, Үзбәкстанда, Таҗикстанда һ.б. стажировка үтәләр, шулай ук төрле төбәк, бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар.

Магистратурага керү өчен дөньяви яки дини югары уку йорты бакалавры дипломы (чит ил дипломы өчен нострификация кирәк), шулай ук гарәп телен һәм Ислам нигезләрен белү мәҗбүри.

48.04.01 Теология юнәлеше буенча магистратурага керү өчен аккредитацияләнгән югары уку йорты дипломы булу, дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләрне һәм Ислам нигезләрен белү мәҗбүри.

Докторантурага керү өчен дөньяви яки дини югары уку йорты магистрының югары белем турында дипломы булу (чит ил дипломы өчен нострификация кирәк) яки дөньяви яисә дини югары уку йорты (Россия яки чит ил) белгеченең югары белем турында дипломы булу мәҗбүри, шулай ук керү имтиханнарында булачак докторлык диссертациясе темасына гарәп телендә реферат язарга кирәк.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Зәйни Солтан урамы, 6/15 (Болгар ислам академиясенең Казандагы вәкиллеге).

Шулай ук документларны электрон почта аша да тапшырырга мөмкин: priem@bolgar.academy

Кирәкле документлар исемлеге:

 уку йорты биргән үрнәк буенча гариза;

 анкета;

 белем алу турында документ (күчермә);

 тәкъдим хаты (үзәкләштерелгән дини оешмадан, яки югары ислам уку йортыннан, яки дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек алып баручы дәүләт органыннан);

 паспорт (күчермә);

 3х4 үлчәмдә 6 фото;

 086/у формасы буенча медицина белешмәсе.

Укырга керү өчен түбәндәге сылтама аша кереп гариза бирергә мөмкин: https://forms.gle/zUbPEE3Xvi67dz9g8

Кабул итү комиссиясе телефоннары:

Абитуриентлар кабул итү һәм Академия тәмамлаган шәкертләрне эшкә урнаштыру бүлеге җитәкчесе – Академиянең кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе: Нуриев Ринат Салават улы: +7 (917) 229-55-77;

Белешмәләр өчен телефоннар: +7(987) 215-06-07; +7 (843) 590-24-29.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана