Нәзарәт сайтында “Корбан бәйрәме – 2024” сәхифәсе эшли башлады

28 май 2024 ел 16:58
Нәзарәт сайтында “Корбан бәйрәме – 2024” сәхифәсе эшли башлады

Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә "Корбан бәйрәме – 2024" сәхифәсе эшли башлады. Ул сайттан файдаланучыларга гаетне үткәрү, корбан чалу, бәйрәм намазын үткәрү йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Аерым алганда, әлеге сәхифәдә гает намазын уку вакыты, нисаб күләме, Казанда һәм Татарстанның зур шәһәрләрендә махсус корбан чалу урыннары һәм башкалар мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган. 

Сәхифә Корбан гаете җиткәнче эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана