Баулы мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

24 май 2024 ел 15:10
Баулы мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Бүген, Зөлкагъдә аеның 16нчы көнендә (24нче майда), Баулы районы Салих авылында “Нәҗметдин” исемле яңа мәчет ачылу тантанасы булып узды. Әлеге күркәм чараны хөрмәтләп, күпләгән кунаклар кайтты, тантанага районның дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, авыл халкы җыелды. Гыйбадәт йорты мөхтәсибәттә 16нчы булып үз ишекләрен ачты.

40 хуҗалыклы авылда яшәүчеләрнең яңа мәчет ачылу уңаеннан сөенечен Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Баулы районы башлыгы, Баулы шәһәре администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров, Татартанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин, дин әһелләре, төзелеш эшен башлап йөрүчеләр һәм хәйриячеләр уртаклашты. Алар мәхәллә мәчетенең күп еллар дин үсешендә халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итүен, җирле халыкка берөзлексез рухи тәрбия, ислам гыйлеме бирүдә уңышлар юлдаш булуын теләделәр.

Күркәм вакыйгада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде һәм мөселман кешесе тормышында мәчетләрнең әһәмияте, аларны кадерләү хакында вәгазь-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Яңа ачылган “Нәҗметдин” мәчете 30-40 кешегә исәпләнгән. Гыйбадәт йорты ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, барлык уку кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән, бинага электр уты һәм җылыту системасы кертелгән. Мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән.

Яңа мәчет ачылу тантанасы узганнан соң, җитәкчеләр Татар Кандызы авылына юнәлде. Биредә 1997нче елда салынган мәчет реставрациядән соң ачылды. Бинаны яңарту буенча эшләр шулай ук Илдар Нурулла улы Габдрахманов һәм башка иганәчеләр тарафыннан башкарылган. Татарстан Мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Илдар Габдрахмановны Нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде, ә калган иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүгенге көндә Баулы мөхтәсибәтендә 16 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана