Лениногорскида XI "Гыйлем нуры"  бәйгесе узды

27 май 2024 ел 09:10
Лениногорскида XI "Гыйлем нуры"  бәйгесе узды

Зөлкәгъда аеның 17 нче көнендә (25 май), Лениногорск шәһәренең «Ихлас» мәчетендә Лениногорск мөхтәсибәте оештырган XI «Гыйлем нуры» конкурсы узды. Чараның төп максаты — Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, шулай ук халык арасында дини белем таратуга кызыксынуны арттыру. 

Әлеге бәйге Татарстан районнары мөселманнары арасында тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итә һәм татар телен, татар-мөселман традицияләрен саклау һәм татар халкы тарихын өйрәнүдә бер адым булып тора.

Конкурсның ачылыш тантанасында Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссудагы «Фәнис» мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин, Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат Рәүпов катнашты.

Бәйгедә Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Тукай, Буа, Мөслим, Сарман, Кукмара, Ютазы һәм  Лениногорск мөселманнары көч сынашты. 

Ярышлар 3 этапта узды. Бу юлы бәйгедә катнашучылар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшриятында басылган «Каләм Шәриф», Әхмәтһади Максудиның «Мөгәллим Сәни», «Ислам дине нигезләре», шулай ук пәйгамбәрләрнең тормыш юлы турындагы хезмәтләргә нигезләнгән биремнәрне үтәде. 

Финалга исә ярымфиналда беренчелекне алган Сарман, Кукмара, Лениногорск, Баулы, Буа һәм Мөслим мөхтәсибәтләре командалары чыкты. 

Сораулар катлаулы булуга карамастан, уенчылар үзләренең югары дәрәҗәдә эрудицияле булуын күрсәтте. Лениногорск мөхтәсибәте командасы иң күп балл җыйды, әмма үз урынын кунакларга бирергә карар кылды. Нәтиҗәдә Сарман һәм Кукмара командалары бертигез балл җыйды. Өстәмә уеннан соң Кукмара мөхтәсибәте командасы җиңү яулады.

Җиңүчеләр кубок, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, барлык катнашучыларга бүләкләр һәм грамоталар бирелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана