РИИда Россия һәм Берләшкән гарәп әмирлекләре студентлары лагеры эшли башлады

27 май 2024 ел 14:17
РИИда Россия һәм Берләшкән гарәп әмирлекләре студентлары лагеры эшли башлады

26 майда Россия ислам институтында Россия һәм Берләшкән гарәп әмирлекләре студентларының «Гарәп теле – толерантлык теле» дип аталган II халыкара лагерь эшли башлады.

Лагерьда РИИ һәм КИУ, шулай ук Берләшкән гарәп әмирлекләренең Мөхәммәт бин Зәйед исемендәге университет студентлары катнаша. РИИ һәм КИУ студентлары, гарәп телле студентлар белән аралашып, гарәп телендә сөйләшү күнекмәләрен яхшырта, лекцияләрдә, семинарларда, мастер-классларда белем ала. Дәресләрне Мөхәммәт бин Зәйед исемендәге университетның тәҗрибәле мөгаллимнәре алып бара. Шулай ук кызыклы мәдәни программа: Болгар, Зөя, Иске Казан, Биләр, шулай ук Казандагы мәдәни һәм тарихи объектларны карау көтелә.

Кунаклар Татарстан халыклары мәдәниятләре белән танышырга, төрле дин вәкилләренең үзара килешеп яшәве турында белә алачак.

РИИ һәм КИУ ректоры, Татарстан Мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин лагерьны үткәрүнең мөһимлеге турында сөйләде:

- Мөхәммәт бин Зәйед исемендәге университет белән без инде күп еллар хезмәттәшлек итәбез. Эшебезне белем бирү проектларыннан башлап җибәрдек. Аннан соң безнең уку йортларын тәмамлаучылар анда магистратура һәм докторантура программасы буенча белем алды. Узган кышта безнең студентлар Гарәп әмирлекләрендә шундый ук лагерьда катнашты. Без уртак кафедра яки ислам цивилизациясе фәнни үзәге ачарга телибез. Студентларыбыз өчен бу лагерь гарәп телен камилләштерү һәм бер-беребезнең мәдәниятен өйрәнү ягыннан бик файдалы. Кунакларны дөньяви дәүләттә ислам үсеше темасы һәм мультимәдәни җәмгыятьтә толерантлык мәсьәләләре бик кызыксындыра, - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Студентлар лагере 26 майдан 03 июньгә кадәр эшләячәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана