Татарстан Мөфтие халыкны кабул итте

28 май 2024 ел 12:15
Татарстан Мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, Зөлкәгъда аеның 20 нче көнендә (28 майда), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халыкны кабул итү көнен уздырды һәм аның нәтиҗәләре буенча җаваплы затлар алдында бурычлар куйды. Көннең беренче яртысында мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре, битараф булмаган гражданнар Мөфтигә дини мәсьәләләр буенча консультация сорап мөрәҗәгать итте, үз проектлары белән таныштырды.

Аерым алганда, очрашулар вакытында дин кардәшләр Татарстан Республикасында һәм Казанда Коръәнне һәм гарәп телен өйрәнү үзәкләрен ачуга, мөселман инфраструктурасы объектларын яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр; “Татар хафизы” проектын тәкъдим итеп, шул ук исемдәге бәйге үткәрергә теләк белдерделәр.

Мөфтигә кабул итү көненә язылып килүчеләр арасында шәхси сорау, үтенеч-мөрәҗәгатьләрен җиткерергә килгән кардәшләребез дә булды. Аерым алганда, сүз сәламәтлеген ныгыту ихтыяҗы булган мөселманнарга дини белем бирү, Мөфтидән иҗәзәт алу мәсьәләләре турында барды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Камил хәзрәт Сәмигуллин халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Моның өчен алдан +7 (843) 237-94-53 телефонына шылтыратып язылырга кирәк. Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма аларның тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – күтәрелгән мәсьәлә мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт оешмаларында карала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана