Социаль ипотека хәләл дип танылды

29 май 2024 ел 11:11
Социаль ипотека хәләл дип танылды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасын шәригать кануннарына туры килә дип таныды һәм хуплады. Бүген, 29 майда, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зариповка ипотека продуктының шәригать кануннарына туры килүе турында Сертификат тапшырды.

Социаль ипотека программасы шартларын Ислам кануннарына туры китерүнең кирәклеге республика гаиләләренең Дәүләт торак фондына күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң барлыкка килде. Гаиләләр, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуга һәм исәпкә куюда каршылыклар булмауга карамастан, әлеге программадан дини инанулары аркасында баш тарта иде. Чөнки Исламда ссуда проценты булган теләсә нинди килешү тыелган. Шуннан соң Фонд ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә шәригать нормаларына туры килгән социаль ипотека шартларын гамәлгә кертү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен мөрәҗәгать итте.

Яңа финанс продукты Россия ислам институты каршындагы Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәгендә эшләнде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан уңай бәяләнде. Нәзарәт белгечләре тәкъдим ителгән документлар җыелмасын өйрәнде. Нәтиҗәдә Татарстанның Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы ислам хокукы кануннары нигезендә мөселманнар өчен рөхсәт ителгән дип табылды.

Татарстанның Дәүләт торак фондында яңа Ислам финанс продуктын гамәлгә ашыруга күзәтчелек итү өчен Нәзарәт ягыннан тышкы шәригать контролеры итеп Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков билгеләнде. 

Бүгенге көндә ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнар һәм финанс оешмалары арасында, шулай ук Россия финанс регуляторында ислам финанс продуктларын гамәлгә кертү өлкәсендә ышаныч казанды. Нәзарәттә 11 финанс оешмасы өчен 14 ислам финанс продукты, шул исәптән физик һәм юридик затлар өчен: коммерция ипотекасы, банк картасы, рассрочка, инвестицияләр, лизинг, факторинг һ. б. эшләнеп расланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана