Нәзарәт Ак Барс Банкының яңа ислам финанс продуктын хупланды

29 май 2024 ел 11:59
Нәзарәт Ак Барс Банкының яңа ислам финанс продуктын хупланды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Ак Барс Банкының «Проектлы  финанслау» дип исемләнгән яңа ислам финанс продуктын хупланды. Әлеге продукт мүдәрабә (ышанычлы идарә) принципларына нигезләнгән.

Проектлы финанслау – бу финанс проекты булганда, Банк – Инвестор, ә эшкуар идарәче сыйфатында эш йөртә. Бу бизнестан килгән керем, алдан килешенгән өлешләр нигезендә, инвестор һәм идарәче арасында бүленә.

Әлеге финанс продукты эшкуарларга, Шәригать кысаларында эшчәнлеген алып барыр өчен, Ак Барс Банкка мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.

«Проектлы  финанслау» финанс продукты Ак Барс Банкы тарафыннан Россия ислам институты каршындагы Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәге белән берлектә эшләнде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан югары бәяләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана