Нәзарәттә Гаилә елы уңаеннан “Бәхетле гаилә” чарасы узды

29 май 2024 ел 15:34
Нәзарәттә Гаилә елы уңаеннан “Бәхетле гаилә” чарасы узды

Зөлкагъдә аеның 21 нче көнендә (29 майда) Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә “Бәхетле гаилә” чарасы узды. Аны Россиядә игълан ителгән – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү елы уңаеннан Нәзарәтнең Хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге оештырды.

“Бәхетле гаилә” чарасындаТатарстанда озак еллар дәвамында – 40, 50 ел бергә тату, матур гомер иткән парлар, аларның балалары һәм оныклары, күпбалалы мөселман гаиләләре, шулай ук гаиләле булырга омтылучылар – үзләренә пар эзләүчеләр дә – барлыгы 100 гә якын кеше катнашты.

Кунакларга үгет-нәсыйхәтләрне Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасры Илфар хәзрәт Хәсәнов юллады. Ул, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигулинның сәламнәрен җиткереп, гаиләнең Исламдагы мөһим урынын билгеләп үтте. “Сез, матур итеп гаилә корып, үзегезнең балаларыгызга һәм оныкларыгызга – барчаларыбызга да – гыйбрәт, үрнәк бирәсез. Шушы изге айларда сезгә бөек Раббыбыздан сезгә хәерле, бәрәкәтле гомерләр насыйп итеп, озак еллар балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп яшәргә насыйп итсен”, - дигән теләкләрен җиткерде Илфар хәзрәт.

Ул, Коръәннән гаилә коруның бәрәкәте турында аятьләр китереп, чыннан да, гаиләнең бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән булуын ассызыклады. “Гәрчә хәзерге вакытта җәмгыятьтә гаиләнең мәгънәсен юкка чыгарырга омтылсалар да, кирәк түгел дип күрсәтергә тырышсалар да, Аллаһның бөек кануны үзгәрешсез, ин ша Аллаһ. Шушы дөньяда Аллаһы Тәгалә һәрберебезнең урынын билгеләде: ирләрнең – үз урыны, хатын-кызларның үз урыны бар. Бу дөньяда хатын-кызларыбызның төп максаты –  бизнес-ледилар, эшмәкәрләр булу түгел, иң әүвәл ана булу, үзләреннән соң безне алмаштыра алырлык буын калдыра алу, газиз кардәшләрем”, - диде Мөфтинең беренче урынбасары.

Илфар хәзрәт Пәйгамбәребез ﷺ хәдисләрендә гаиләнең, балалар тәрбияләүнең кыйммәте турында хәбәр итте. Сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ гаиләңә тоткан 1 дирхәмнең Аллаһ юлында сарыф иткән 1000 дирхәмгә караганда хәерлерәк икәнлеген әйтүен җиткерде.

“Сез, менә шушы гаиләләр, безгә гыйбрәт тә, дәрес тә булып торасыз. Чөнки балалар да әти белән әнигә карый. Әти белән әни бергә булганда – гаилә төзек булганда, балаларыгыз, оныкларыгыз, әти-әниләренә карап, үз тормышларын шулай дәвам итәчәкләр”, - дип, нәсыйхәтләрен юллады Илфар хәзрәт.  

Ул, чыгыш йомгаклап: “Аллаһ Раббыбыз шушы ислам өммәтенә, ислам өммәтенең, җәмгыятьнең нигезе булган шушы гаиләләребезгә дә татулык, сәламәтлек, иминлек насыйп итеп, Үзенең рәхмәт күләгәләрендә саклап, сәламәт булган шушы гаиләләр корырга, шушы гаиләләребезне сәламәт рәвештә сакларга һәрбарчаларыбызга Ярдәмче булса иде”, - дигән изге теләкләрен җиткерде Мөфтинең беренче урынбасары.

Бүгенге чарада шулай ук Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Иран Республикасының Казандагы генераль консулының хәләл җефете Зөһрә Мирзаһани, Нәзарәтнең Хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе һәм 14 ел дәвамында гаилә кору үзәген җитәкләүче Наилә Җиһаншина да матур теләкләрен җиткерде.

Озак еллар тату, матур гомер иткән парлар да үзләренең бәхетле гаилә булып яшәү серләре белән уртаклашты. Алар Татарстан Диния нәзарәтеннән махсус дипломнар белән бүләкләнде.

Нәзарәттә узган бу күркәм чарада гаилә кору һәм бәхетле булу серләренә багышланган викторина да оештырылды. Анда теләгән һәркем катнашып бүләкләр алды.

Фойеда тәм-томнар, бизәнгечләр, косметика тәкъдим ителгән күргәзмә-ярминкә эшләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана