Актаныш мөхтәсибәтендә балалар арасында «Мин намаз укырга яратам» бәйгесе узды

31 май 2024 ел 12:00
Актаныш мөхтәсибәтендә балалар арасында «Мин намаз укырга яратам» бәйгесе узды

Зөлкәгъда аеның 22 нче көнендә (30 майда) Актаныш мөхтәсибәтендә балалар арасында «Мин намаз укырга яратам» бәйгесе узды. Районның Җәмигъ мәчетендә узган чарада 80 – ир һәм кыз бала катнашты.

Район мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, анда катнашучыларны сәламләп һәм уңыш теләп: “Аллаһы Тәгалә барыгызга да тел ачкычлары биреп, намазларыгызны җиренә җиткереп укый белә торган ир-егетләр, кыз балалар булып үсеп җитәргә, милләтебезгә хезмәт итәргә язсын. Бу бәйге –белмәгәннәрегезне белеп, алдагы елларга тагын да яхшырак әзерләнергә этәргеч бирсен”,  – дип белдерде.

«Мин намаз укырга яратам» бәйгесе – Актаныш мәчетләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен ел дәвамында үткәрелгән дини-мәгърифәт дәресләренә йомгак ясау, мөгаллимнәрнең һәм шәкертләрнең уңышларын барлый торган чара. Анда мәктәпкәчә яшьтән алып 16 яшькә кадәр  малайлар һәм кызлар катнаша.

Бәйгенең шартларына килгәндә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 7-9 яшьлек укучылар  остазлар каршында ике рәкагатьле намаз укып күрсәтте. 10-12 яшьлек балалар фарыз намазның берсен укып күрсәтергә, Аятел-көрсине һәм азан догасын белергә тиеш иде. Ә 13-16 яшьлек балалар конут догасын да сөйләп күрсәтте. Аларның белем һәм күнекмәләрен Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Мамадыш имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, шулай ук  Актаныш районы мөслимәләр берлеге абыстайлары бәяләде.

Җиңүчеләр иганәчеләр әзерләгән кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана