Балаларны яклау көне алдыннан Татарстан мәчетләрендә гаилә кыйммәтләренә һәм бала тәрбияләүгә багышлап җомга вәгазьләре укылды

31 май 2024 ел 13:14
Балаларны яклау көне алдыннан Татарстан мәчетләрендә гаилә кыйммәтләренә һәм бала тәрбияләүгә багышлап җомга вәгазьләре укылды

Бүген, Зөлкәгъда аеның 23 нче көнендә (31 майда), Балаларны яклау көне алдыннан Татарстанның барлык мәчетләрендә гаилә, ата-ана хакы һәм бала тәрбиясенә багышланган җомга вәгазьләре укылды. 

Мисал өчен, Казанның Галиев мәчетендә Әлмәт имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җомга намазы вакытында, изге Коръән аятьләренә һәм сөекле Пәйгамбәребез  ﷺ хәдисләренә нигезләнеп, гаилә кыйммәтләре турында бәян итте. Пәйгамбәрләрнең, сәхәбәләрнең үз гаилә әгъзаларына булган мөгамәләсен тасвирлап күрсәтте. Гаиләнең мөселманга Аллаһтан бирелгән сынау икәнлеген ассызыклады. 

Исмәгыйль хәзрәт үз вәгазендә ата-ана хакы, әти-әниләрнең кадере һәм аларга карата хөрмәт, ана догасының көче турында да тәэсирләнеп сөйләде. Бәхетле булыр һәм догаларыбыз кабул булсын өчен, әти-әниләргә карата ихлас мөгамәләдә булырга чакырды. 

Бүгенге көндә балалар тәрбияләү проблемаларына тукталып, хәзрәт Ислам тарихындагы гыйбрәтле хәлләрне мисалга китерде. Балаң белән бу дөньяда гына түгел, Аллаһның рәхмәтендә – җәннәттә бергә булыр өчен, ата-аналарның яшь буынга дини тәрбия бирүнең әһәмиятен ассызыклап үтте.

Билгеле булганча, 2024 ел Россиядә – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан Гаилә һәм хәләл яшәү елы дип игълан ителде. Исламда гаилә коруга һәм иманлы балалар тәрбияләп үстерүгә зур игътибар бирелә. Чөнки гаилә институты ислам өммәтенең, җәмгыятьнең нигезе булып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана