Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. мәдрәсәдә читтән торып уку бүлеге шәкертләре дипломнар алды

03 июнь 2024 ел 11:26
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. мәдрәсәдә читтән торып уку бүлеге шәкертләре дипломнар алды

Зөлкагъдә аеның 23нче көнендә (31нче майда), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы булып узды. Быел әлеге бүлекне 26 шәкерт уңышлы тәмамлады. Шәкертләр Татарстанның Питрәч, Арча, Аксубай, Мөслим, Норлат, Кайбыч, Лаеш, Теләче, Саба районнарыннан, шулай ук илебезнең төрле төбәкләреннән (Свердловск, Төмән, Чиләбе, Ульяновск, Чувашия, Киров, Марий Эл, Самара) килеп белем алды. Шәкертләр дүрт ел дәвамында мәдрәсәдә белем туплады. Алар арасында хәзер имам, мөәзин, имам ярдәмчесе, мөгаллимнәр булып эшләүчеләр бар. Алар коронавирус пандемиясе вакытында укырга кергәннәр иде. Мөгаллимнәр бертавыштан әлеге төркемне соңгы елларда читтән торып укучылар арасында иң тырыш укучылар булды дип билгеләп үтте.

Диплом тапшыру тантанасында шәкертләрне тәбрикләргә Татарстан мөфтиятенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Низамов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, мәдрәсәнең иганәчеләр шурасы рәисе Вәдүт хаҗи Вафин, дин әһелләре, мөгаллимнәр, мәхәллә халкы килде. Җитәкчеләр һәм кунаклар милли гореф-гадәтләребезне онытмаска, гыйлем алу юлыннан туктамаска, алган гыйлемнәрне таратырга кирәк булуы турында әйттеләр. Быелгы чыгарылыш курсы шәкертләренә үзенчәлекле бүләк – чалмалар тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана