Россия Президентының Корбан бәйрәме белән котлавы

16 июнь 2024 ел 06:25
Россия Президентының Корбан бәйрәме белән котлавы

Россия мөселманнарын чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм.

Корбан бәйрәме, исламдагы борынгы изге урыннарга хаҗ кылуның тәмамлануын белдереп, кешеләрнең якынаюына, җәмгыятьтә шәфкатьлелек, гаделлек һәм үзара аңлашу идеалларын раслауга хезмәт итә, исламның мәңгелек рухи кыйммәтләренең тирәнлеген ача.

Илебезнең мөселман өммәте тормышы игелекле эшләр, мәдәният, мәгариф, мәгърифәт өлкәсендә яңа башлангычлар белән баетыла. Мөселман оешмалары гаилә институтын ныгытуга, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә зур игътибар бирә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм күрсәтә. Һәм, әлбәттә, аларның халкыбызның бердәмлегенә, Россиядә милләтара һәм динара диалог үсешенә керткән өлеше мөһим.

Сезгә сәламәтлек, уңышлар телим, тормышыгызда барысы да яхшы булсын.

Россия Президенты В.Путин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана