Гает көнне Әлмәттә Р.Фәхреддин исемендәге яңартылган Үзәк мәчет ачылды

16 июнь 2024 ел 07:32
Гает көнне Әлмәттә Р.Фәхреддин исемендәге яңартылган Үзәк мәчет ачылды

Бүген, Корбан бәйрәме көнендә, Әлмәттә 1998нче елны төзелгән, мәгърифәтче һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхреддин исемен йөрткән Үзәк мәчет яңартылып үз ишекләрен ачты. Монда бүген, төзекләндерелеп ачылганнан соң, беренче тапкыр гает намазы узды.

Бәйрәмне Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды, ә хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Мәганов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һ.б. республика һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр бар иде. Алар мәчет территориясе һәм комплексы, эчке бизәлеше һәм интерьерлары белән танышты, ә аннары шәһәр халкы белән бергә Гает намазы укыды.

Мәчетне яңарту һәм аның мөмкинлекләрен киңәйтү проекты 2021нче елда «Татнефть» ААҖдә килештерелде. Бүгенге көндә мәчет комплексының гомуми мәйданы 4,9 мең кв.м. тәшкил итә.

Төзекләндерүдән соң намаз уку урыны үзгәрешсез калды – ул 1200 кешегә исәпләнгән. Мәчетнең фасады заманча, ул төнлә урамны яктырту мөмкинлеге бирә. Мәчетнең гөмбәзе 2 метр биеклектә эшләнгән. Мәчет яшәсе җәяүлеләр юлы һәм парк белән тоташа.

Мәчет комплексында маетханә бар, стилобат өстендә шәһәрне карау мәйданчыгы, ә стилобат астында күп функцияле зал, ифтар мәҗлесләре бүлмәсе, “Риза” татар ашлары кафесы, никах залы, кибет һ.б. урнашкан.

Мәчет төзекләндерелгәндә элек мәдрәсәнең ирләр бүлеге өчен кулланылган сыйныфлар кер юу бүлмәсе, спорт залы, архив, келәт, тахаратхана һ.б. итеп үзгәртелә. Мәдрәсә үзе күршедәге 3 катлы бинага күчә: ул Ш.Мәрҗани урамы, 82нче йорт адресы буенча урнашкан.

ТР Рәисе матбугат хезмәте фотолары

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана