Роликлар рухи кыйммәтләр турында сөйли

22 май 2015 ел 13:38

ТР МДН тарафыннан икенче ел үзенчәлекле иҗтимагый роликлар эзерләнә һәм киң җәмәгатьчелеккә таратылып килә. Изгелеккә, мәрхәмәтле булырга чакырган, ислам кыйммәтләрен дәгъватлаган, татар халкының традицион рухи мирасын күрсәткән әлеге роликлар  бүгенге заман җәмгыятьтә үзара җылы элемтәләр  коруның яңа бер алымы булып тора. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә тәгаенләп,   Кол Шәриф мәчетенең 10 еллыгына багышланган "Минем гаиләмнең шамаиле" республика акциясе кысаларында  рухи кыйммәтләребезне күрсәтүче яңа роликлар әзерләде. Әлеге роликлар татар һәм рус телләрендә, татар шамаилләренә һәм шәҗәрә ясауга багышланган.

Бүген, 22 майда, Кол Шәриф мәчетендә яңа социаль роликларның  презентациясе үткәрелде.  Чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, танылган режиссер Илдар Ягъфәров, Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Нурия Гәрәева, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.  

Презентация «Минем гаиләмнең шамаиле” республика акциясе кысаларында оештырылды. Кичә, 21 майда, әлеге акция кысаларында Кол Шәриф мәчетендә шамаилләр күргәзмәсе ачылды.

Рөстәм хәзрәт шул хакта әйтеп, шамаилләрнең татар халкы рухи мирасы буларак зур кыйммәткә ия булуы хакында сөйләде. “Татар халкы каллиграфия белән бәйле бар дөньяга таралган ике зур гамәл башкарган. Аның беренчесе - татарлар беренче басма Коръән нәшер итәләр. Татарлар эшләгән каллиграфик шрифтлар ярдәмендә басылган Изге китап дөнья буйлап тарала. Икенче гамәл ул – бары тик безнең халыкка гына хас ысул белән шамаилләр ясау. Бүгенге көндә исә нәзарәт тарафыннан социаль роликлар эшлибез. Алар аша исламның, мөселманнарның  мәрхәмәтле, күркәм булуын күрсәтергә тырышабыз. Шулай ук татар мөселманнарының рухи мирасын тәкъдим итәбез”, - диде хәзрәт.  

Режиссер Илдар Ягъфәров та бала-чактан үзенең шамаилләр күреп үсүен искә төшерде. Роликларны әзерләүдә яшьләр дә катнашуы хакында әйтте. Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Нурия Гәрәева исә татарларның дини-рухи кыйммәтләре турында сөйләүче бу роликларны муйзеларда да күрсәтү кирәклеге хакында сөйләде. Шулай ук аларны Казанда үткәрелүче мөселман кино фестивале кысаларында күрсәтү мөһимлеге турында сүз булды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана