"Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан баш казыен Җәлил хәзрәт Фазлыевны рухи-әхлакы традицияләрне үстерүгә, татулыкны һәм конфессиара хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Искәртеп үтик, җыенның пленар утырышында баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев балаларга дини тәрбия бирү хакында чыгыш ясады. Балтач мөхтәсибәтендә бу юнәлештә алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.