Болгарда "Хозур" нәшрият йорты китап ярминкәсеннән кеше өзелмәде

15 июнь 2015 ел 13:13

“Хозур” нәшрият йорты Изге Болгар җыенында бабаларыбыз рәсми төстә  Ислам кабул иткән тарихи җирендә дини китаплар сатуны оештырды.  Моның өчен “Хозур” Болгарда зур шатыр корган иде.

Шатыр эчендә Россия һәм Татарстан нәшриятлары китаплары тәкъдим ителде.  Халык танылган нәшриятчы Фәния апа Хуҗиәхмәт бастырган китапларны да, Татарстан китап нәшрияты басмаларын да кызыксынып карады.  Шулай ук “Рисалә” (Түбән  Кама), “Рисаләт” (Дагыстан), “Мир знаний” (Мәскәү), “Иман нәшрияты”  (Казан) һәм башка дини китаплар бастыра торган нәшриятлар катнашты.   

Моннан тыш биредә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган шамаилләр конкурсында катнашкан шамаил авторлары белән очрашырга һәм аларның эшләрен карарга мөмкин булды.

“Хозур” нәшрият йорты Болгарда беренче тапкыр дини китап ярминкәсен узган елгы җыенда уздырган иде. Быел исә үткән елдан аермалы буларак ярминкә күпкә зуррак шатырда оештырылды һәм күбрәк китаплар тәкъдим ителде. Ярминкә җыенга килгән халык өчен рухи байлык – китаплар алу урынына әверелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана