Татарстанның Зәй шәһәрендә күренекле татар мәгърифәтчесе, мөселман дин эшлеклесе Таҗетдин Ялчыголга (1763-1838) истәлек билгесе ачылды.
Татар дөньясын аң-белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан Таҗетдин Ялчыгол исеме Зәй төбәге өчен аеруча якын. Заманында Әстерханда, Дагыстанда, Төркиядә укып, төрле телләр өйрәнеп, Мәккәдә хаҗ кылып, күп юллар узып әтисе васыяте буенча Зәй елгасы буена кайтып төпләнгән имам үзенең белемен, тормыш тәҗрибәсен халыкка хезмәткә багышлаган. Ул тарихны өйрәнгән, китаплар язган, укыткан, дәвалаган. Аның «Рисаләи Газизә», «Тәварихы Болгария», «Сидрәтел-мөнтәһа» (һ.б.) кебек мөселман тәрбиясе, дин белеме, ислам хокукы, тарих һәм медицина турындагы китаплары татар мәктәп-мәдрәсәләрендә уку-укыту әсбабы буларак файдаланылган. Бүген дә алар татар халкының иҗтимагый фикеренә һәм рухи-әхлакый үсешенә йогынты ясавын дәвам итә. Таҗетдин Ялчыгол Зәй районының Имәнлебаш авылы зиратында җирләнгән.
Татарстанның дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, дин әһелләре, танылган сәнгатькәрләр катнашында Ялчыголга истәлек билгесе ачу тантанасында ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм Хәйруллин, Таҗетдин Ялчыголның иҗади мирасын өйрәнеп, аның исемен халыкка кайтаручы галим, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов һәм Ялчыголның туганнары чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев моңлы татар җырлары бүләк итте. Кунаклар арасында шулай ук Зәй ягыннан чыккан музыкант Геннадий Максимов, археолог Фаяз Хуҗин, рәссам Рушан Шәмсетдинов, тарихчы Искәндәр Гыйләҗев, язучы Рөстәм Галиуллин һәм башка күренекле затлар бар иде.
Мәдәниятне үстерү фонды, Зәй җәмәгатьчелеге һәм олы йөрәкле химаячеләр ярдәмендә ясалган бронза композициянең авторы - Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Асия Миңнуллина. «Эшкә тотынганда бу композиция «Тормыш юлы» дип атала иде. Анда Ялчыгол гизгән илләр, шәһәрләр сурәтләнә, аларны ясаганда борынгы гравюраларны өйрәнеп, Ялчыгол заманындагы күренешләрне төшерергә омтылдым. Һәйкәлнең иң югары ноктасы - тормыш юлының иң югары максаты - Мәккә. Бронза композициягә Ялчыгол турында өч телдә - татар, рус һәм гарәп телләрендә белешмә дә язылган. Ләкин композициянең эскизы әзер булгач, мин аны «Кайту» дип атарга булдым. Чөнки әгәр һәр кеше чит җирләргә чыгып китеп, гыйлеп туплаганнан соң, яңадан туган ягына әйләнеп кайта һәм ул белемнәрен халкына җиткерә икән - шул чакта милләт үсәчәк», - дип аңлата рәссам.
Зәй хакимияте Башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов Асия ханым Миңнуллинага, Ялчыгол мирасын яшь буын арасында танытучы Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камаловка һәм элегрәк озак еллар район хакимиятендә эшләгән, ә бүгенге көндә ТИСБИ уку йортының Чаллы шәһәрендәге филиалы директоры Рәис Нәҗиповка Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Узган гасырның 90нчы еллар башында без, Зәй халкы, бердәм фикергә килеп, шәһәрнең Яшел урамына Ялчыгол исемен куштык, аннан соң бу урамда яңа мәчет салынгач аңа да Ялчыгол исемен бирдек. Зәйдә Ялчыголга һәйкәл ачу теләге яшәп килде. Татарстанның халык рәссамы Рушан Шәмсетдиновка мөрәҗәгать итеп, ул Ялчыголның алтынчы буын оныгы, ул вакытта әле исән булган 90 яшьлек Госман бабай белән күрешеп, аның йөз-чалымнарына карап, Ялчыголның портретын иҗат итте. Бүген әлеге рәсем Зәй китапханәсендә саклана. Ниһаять, менә истәлек билгесе буларак эшләнгән һәйкәл ачылды. Ул Ялчыгол урамында, Ялчыгол мәчете янында урын алды», - дип ачыклык кертә Рәис Нәҗипов.
Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов истәлек билгесе куелган урын Ялчыгол бакчасы итеп төзекләндерелүен ассызыклый. «Бер якта мәчет, икенче якта Яшьләр үзәге: үткән, бүгенге һәм киләчәк очрашкан җир. Бу, агымдагы ел Татарстанда Парк һәм скверлар елы буларак игълан ителүе уңаеннан, Зәйдә ачылган беренче яңа сквер. Барлыгы быел шәһәрдә алты паркны төзекләндерәчәкбез», - дип хәбәр итте Разиф Кәримов.
Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова зәйлеләрне озак көткән куанычлы тарихи вакыйга белән республика Президенты Аппараты исеменнән тәбрик итеп, Ялчыгол бакчасы чәчәкләр үскән, эскәмияләр куелган урын гына түгел, ә рухи көч бирүче, әдәби, дини чаралар оештырылучы, халыкның яраткан ял урынына әверелер, дигән өметен белдерде. Зәй имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов форсаттан файдаланып, бәйрәм кунакларын тиздән Зәйдә республика күләмендә уздырылачак чираттагы «Ялчыгол укулары»на чакырды.
КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов ассызыклаганча, «Сәйф Сараи, Габдерәхим Утыз-Имәни, Мәүлә Колый, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Һади Такташ, Аяз Гыйләҗев, Сибгат Хәким (һ.б.) кебек бөек әдипләр татар милләтенең рухи дөньясын тәшкил итә һәм Таҗетдин Ялчыгол да шуның бер вәкиле. «Ялчыгол халыкны мәгърифәтле, әхлаклы итү өчен көч куйган. Хәтта совет чорында да аның иҗатына, шәхесенә хөрмәт югалмаган. Имәнлебаш авылы, күрше-тирәдәге бүтән авыллар гомер-гомергә Таҗетдин хәзрәтне зурлап яшәде. Хәзерге көндә дә каберенә таш куеп, шәһәр урамына, мәчеткә аның исемен биреп, истәлек ташы ачып, саваплы эшләр башкаралар. Галимнәргә, әдәбиятчы, тарихчы, дин әһелләренә әле киләчәктә дә Таҗетдин Ялчыголның мирасын өйрәнергә җирлек җитәрлек, аның иҗаты, кабатланмас хезмәтләре игътибар таләп итә», - ди Хатыйп Миңнегулов.
Таҗетдин Ялчыгол нәселе вәкилләре исеменнән, ерак бабаларына зур ихтирам күрсәтүләре өчен җиденче буын оныгы Гамир абый Таҗетдинов һәм Нәкыя апа Сәфәрова якташларына, галимнәргә олы рәхмәтләрен җиткерде.
Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотолары
intertat.ru