Бүген кичке 8дә Казанның Кабан арты мәчете ишегалдында “Рамазан чатыры” эшли башлады. Барлыгы 250 кв.м мәйдан биләгән һәм 250ләп кешегә исәпләнгән чатыр – ул ифтар уздыру, хәйрия һәм мәдәни-агарту проекты. Оештыручылар әйтүенчә, кешеләр көтелгәннән күбрәк килә калса, мәчет ишегалдына чатыр каршына өстәмә өстәлләр кую мөмкинлеге бар. Шул рәвешле, биредә казанлылар һәм башкала кунаклары мөселманнарның кунакчыллыгын күреп, аларның күп гасырлык дини мәдәнияте белән таныша алачак.
Кабан арты мәчете тарафыннан ТР Хөкүмәте, Казан мэриясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән оештырылган “Рамазан чатыры”н кызыл тасма кисеп рәсми ачу тантанасында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР җитәкчелеге һәм Казан мэриясе вәкилләре, Татарстандагы традицион конфессияләр башлыклары һәм вәкилләре катнашты.
Программа буенча бүген шәрәфле кунаклар чыгыш ясады, рамазан аена багышланган видеороликлар презентацияләнде, шулай ук мәҗбүрият булган гавами кичке намаз уку мөмкинлеге каралган иде, аннары - ифтар. Ураза вакытында дөрес туклану, авыр эшкәртелә торган ризыклардан тыелып тору мөһим, шуңа күрә биредә табын “Сәламәт туклану” менюсы буенча әзерләнгән.
“Рамазан чатыры” – үзенчәлекле хәйрия һәм мәдәни-агарту проекты. Кабан арты мәчетендә чатыр 18 июньнән 15 июльгә кадәр һәркем өчен ачык булачак, дип вәгъдәли аны оештыручылар. Шул рәвешле, теләге булган һәр кеше милли ризыклардан авыз итә һәм үзенчәлекле мәдәни программаның шаһиты була, үзе өчен файдалы мәгълүмат туплый ала. Камил хәзрәт Сәмигуллин моны хуплап, журналистлар белән аралашканда билгеләп үткәнчә, бу “Рамазан чатыры”ның беренчесе түгел, гомумән, моңарчы да республика буенча мәчет һәм мәдрәсәләрдә ифтарлар үткәрелде, инде һәрбер мәчеттә диярлек ул гамәлдә, Казанда исә һәр мәчет моны оештыра. Шулай ук элеккеге елларда республикакүләм ифтарлар 2 тапкыр уздырылды, быел тагын да зур күләмле ифтар ниятләнә. Башкалабызның Кабан арты мәчете чатыры исә тематик булуы белән үзенчәлекле: биредә рамазан ае дәвамында һәр ифтарда аерым тема каралган, әйтик, ислам дине, Коръән һәм динебезгә кагылышлы башка темалар буенча. Бу исә ислам буенча дини гыйлеме булмаганнарның да чатырга килеп белем эстәү мөмкинлеге булсын өчен эшләнә. Шуңа да чатырның мәдәни-агарту программасы шактый тыгыз була: көндезләрен биредә дингә кагылышлы социаль фильмнар, видеолекцияләр тәкъдим ителә, дини китаплар уку мөмкинлеге карала, кичләрен исә лекцияләр үткәрелә, лекторлар читтән дә чакыртыла. Шулай ук гаилә көннәре, ятимнәргә, ярдәмгә мохтаҗларга багышланган көннәр билгеләнгән. Хәер, рамазан ае тәмам булгач та чатыр файдаланылышта була, мисалга, никах уку, лекцияләр, семинарлар үткәрү кебек файдалы максатларда.
Рамазан аенда фәрештәләр ярлыкауны Аллаһы Тәгаләдән ифтарга кадәр сорап торалар, димәк, хәзерге вакытта көн озын булып, ураза озак сәгатьләр дәвам итә икән, аның савабы да күбрәк була, ягъни нигъмәте дә. Рамазанда кем иман белән Раббыбызның мәрхәмәтенә өмет итеп ураза тота, - аның барча гөнаһлары гафу ителер, ягъни гөнаһлардан котылып, яңа туган бала сыман, бу айда сафланырбыз. Бүген авыз ачканчы журналистлар белән аралашкан мөфти хәзрәтләре, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) шул хакта хәдисен китерде, гарәп илләрендә ураза вакыты күпкә кыска, бездә 19 сәгать ярымга җитә – гаделлек кая, дигән сорауга шундый фикер әйтте. “Ә нишләп соң кышын көн озынлыгы 5-6 сәгать кенә булганда мондый сорау бирелми, минемчә, гаделлек бар”, - дип киная белдерде ул.
Рамазан ае – Коръән ае, ягъни бу айда Коръән иңгән. Шуңа күрә бу айда күбрәк Коръән укырга, савап җыеп калырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә әйтә, кем гади бер көндә Коръәннең бер хәрефен генә укыса, - бер изгелек ала, кылган бер изгелек 10га тапкырлана, рамазанда исә һәрбер изгелегебез 700гә, 1 меңгә тапкырлана, шулай булгач, күбрәк Коръән укырга, игелек кылырга, ураза тотудан курыкмаска кирәк, җәмәгать, Кадер кичендә бер изгелек өчен 30 мең савап алына, бу кичне гөнаһны ярлыкау сорала икән, ул кичерелә, дип өндәде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Уразада гына кеше икмәк кадерен, йотым суның никадәр кыйммәтле булуын аңлый башлый, тәгам ризыкка мохтаҗларның хәленә төшенә, аларга ярдәмнең ни дәрәҗәдә кирәк булуын тоя. Тиз үзгәрүчән заманыбызда тагын кайчан бу турыда уйлап карар идек соң? Рамазан – ул әле мәрхәмәтлеклек ае да, дип, хәзрәт зәкәтнең мохтаҗлар өчен әһәмиятен искәртте.
Ураза тотуда түзем булырга өндәп, Рамазан аенда ураза тотучы булган гөнаһларын Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавына, мәрхәмәтенә өмет итә ала, - безгә шундый мөмкинлек каралган, дип искәртә мөфти хәзрәтләре.
ИА "Татар-информ"