17 июнь көнне Буа мөхтәсибәте Буа мәдрәсәсендә җәйге легерьне ябу тантанасы булып узды. Ул «Шәкертләр бәйрәме» буларак үткәрелде. Чарада шәкертләргә дини сораулар бирелде, төрле конкурслар уткәрелде.
Җирлектәге эшмәкәрләр - Җәләлетдиновлар, Зәйнуллинар тарафыннан урамда балалар өчен батутлар, поп-кормнар әзерләнгән иде.
Шәкертләргә үзенең нәсыйхәтләрен район мөхтәсибе Илмир хәзрәт җиткерде, киләчәктә дә шулай динле булып калырга өндәде.
Бәйрәмне оештыручылар һәм катнашучылар чараны уздыруга ярдәм иткән мәдрәсә җитәкчесе Рәшид Маликовка һәм балаларның ата-аналарына бик тә рәхмәтле, дип хәбәр иттеләр мөхтәсибәттән.