19 июньдә җомга намазыннан соң Әлмәт үзәк мәчетендә җомга намазыннан соң рамазан күчтәнәчләре өләшенде. Милли татар киемнәрен кигән балалар мәчеттән намаз укып чыгучыларга җимешләр - финикилар өләштеләр.
Әлмәт мөхтәсибәте шул рәвешле “Татлы ифтар” акциясен уздырып, изге ай рамазан хакында искә төшерде.
Әлмәт үзәк мәчетендә хәйрия ифтарлары һәм чаралары рамазан дәвамында бара.