Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте уздыра торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында 20 нче июнь көнне “Туган авылым” комплексының “Камыр батыр” балалар үзәгендә “Серле сандык” дип аталган хәйрия чарасы уздырылды. Чарага Теләче балалар йортында тәрбияләнүче балалар кунакка килде. Балалар нәзарәтнең яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләре сөйләгән гыйбрәтле кыйссаларны тыҗладылар. Сандыкта сакланган милли киемнәр, китаплар белән таныштылар. Соңыннан “Туган авылым” комплексы әзерләгән ризыклардан авыз иттеләр.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе рамазан дәвамында бара һәм ул үз эченә төрле хәйрия чараларын ала. Әлеге чараларда волонтерлар да актив катнаша.