Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Венада (Австрия) үткәрелүче вөҗдан һәм дин иреге хокуклары сорауларына багышланган конференциядә катнаша. Әлеге мөһим чара үтүче Хофбург конгресс үзәгенә Европаның куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешмасына кергән 57 илдән рәсми вәкилләр, дини оешмалар җитәкчеләре җыелды.
Ике көнлек конференциядә фикер алышулар, сөйләшүләр өч юнәлештә – секциядә алып барыла:
- вөҗдан һәм дин иреге хокуклары, Европа куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешмасы төбәкләрендә үзара хөрмәт саклауга һәм аңлашуга булышлык итү;
- куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан конфенссияара диалог өчен шартлар тудыру;
- хакимият органнары, дини оешмалар, гражданлык җәмгыяте вәкилләре арасында диалог һәм хезмәттәшлек алып бару.
Татарстан мөфтие өч секциядә дә катнаша. Шулай ук мөфти хәзрәтләре Россия өммәте, Татарстан тәҗрибәсе хакында сөйләячәк. Моннан тыш Камил хәзрәт Сәмигуллинның кайбер илләрнең дин әһелләре белән очрашулары билгеләнгән.




