Мөәзиннәр конкурсы үткәрелде

06 июль 2015 ел 10:21
Мөәзиннәр конкурсы үткәрелде

Бөгелмә үзәк мәчетендә көньяк-көнчыгыш төбәгендә яшәүче мөәзиннәр арасында “Азан -2015” конкурсы уздырылды. Конкурста Урыссу, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә мөселманнары катнашты. Жюри рәисе көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин булды. Аның белән бергә азан әйтүчеләрне Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин, Баулы мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, Бөгелмә мөхтәсибе урынбасары Рамил хәзрәт Хөснетдинов, шулай ук Төркиядән килгән Коръән-хафиз Саим Йөлдәрим бәяләде.

Балалар арасында җиңүчеләр:

1 урын - Әбделгазиз Әүһәдиев (Әлмәт),

2 урын – Сөләйман Хөснетдинов (Бөгелмә),

3 урын – Дамир Хакимов (Баулы).

19-40 яшьлекләр арасында:

1 урын – Ризван Шәрапов (Урыссу)

2 урын –Хөсәен Искәндәров (Бөгелмә)

3 урын – Вәлиулла Галимов (Азнакай).

Аксакаллар арасында:

1 урын –Габдрәшит Мингалиев (Бөгелмә),

2 урын – Ильяс Мөкатдәсов (Баулы),

3 урын – Әбүзәр Халиуллин (Лениногорск).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана