Казанның Нагорный бистәсендәге Иман нуры мәчете Совет районы хакимияте ярдәмендә 17 июль көнне Дәрвишләр бистәсе скверында Ураза бәйрәме хөрмәтенә балалар өчен бәйрәм үткәрә.
Бәйрәм кысаларында иҗади, спорт, интеллектуаль конкурслар, кызыклы уеннар, осталык дәресләре уздыру каралган. Шулай ук балаларны планетарий һәм зоопарк көтә.
Программаның төп кунаклары мультфильм геройлары Фиксиклар булачак, алар балаларга әкият күрсәтәчәкләр.
Бәйрәм сәгать 8.30 да башлана һәм 12.00 гә дәвам итә.