Быелгы көтеп алган Рамазан ае ахырына якынлашты. 16 нчы июль көнне соңгы уразабызны тотабыз, 17 нче июль Ураза-гаете була. Бу айда мөселманнар күбрәк изгелекләр, гыйбәдәтләр кылырга ашыкты. Рамазан ае дәвамында һәр көнне Яр Чаллы шәһәрендәге Ак мәчеттә ифтар мәҗлесләре оештырылды. Анда мәхәллә халкы һәм килгән кунаклар тәмле ризыклар белән хушланды, дип хәбәр итәләр безгә Чаллыдан. Ак мәчет эшчәнлеге шәһәрнең югары уку йортларында белем бирүче галимнәре белән бергәлектә алып барыла. Алар өчен махсус ифтар-мәҗлесләре дә оештырылды.
Инде ничә ел рәттән, тәравих намазларында Коръән чыгу өчен диния нәзәрате тарафыннан республикабызга Төркиядән Коръән-хафизлар килү оештырыла. Быел мәчеттә ике Төрек кунагыбыз, Мөхәммәт һәм Әмра исемле кардәшләребез Коръәнне хәтем кылдылар, ягъни тулысынча укып чыктылар.
Ак мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли мәхәллә исеменнән Коръән-хафизларга рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук “Ак мәчет”кә гыйлем алырга йөрүче апаларыбыз кунакларга үзләренең күчтәнәчләрен бүләк иттеләр.