15 июль көнне Буа мәдрәсәсендә Буа мөхтәсибәте белән берлектә оештырылган Коръән ятлау курсын тәмамлау тантанасы булды. Әлеге курс рамазан аенда балалар өчен уздырылды.
Тантанада район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мәдрәсә ректоры Рәшит хәзрәт Маликов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге җитәкчесе Камил хәзрәт Вәлиуллин, Коръән - хафизлар Абүбәкр белән Абдулла, Төркиядән килгән кунак Госман Нури катнашты.
Укуларны йомгаклау конкурс рәвешендә үтте, шәкертләр үзләренең белгән гыйлемнәре белән остазлары алдында имтихан тотты, һәр балага Буадагы “Улыбка”дигән кибеттән 4000, 2000, 1000, сумлык сертификатлар бирелде.
Шәкертләр сөенешеп үзләренә кирәк-яракны кибеттән ала алды.
Тәрбиячеләргә, Коръән- хафизләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Буа мөхтәсибәте бу чаралар һәр елны үтәр дигән өмет белдерде.