Мөселман яшьләре форумы Кол Шәриф мәчетендә ачылды

20 июль 2015 ел 14:47
Мөселман яшьләре форумы Кол Шәриф мәчетендә ачылды

Бүген иртәннән башлап, Татарстан мөфтиятенә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм республика районнарыннан мөселман яшьләре җыела башлады. Алар - Болгарда узачак мөселман яшьләре форумына килүчеләр.

Мәгълүм булганча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгарда 20-26 июль көннәрендә Мөселман яшьләре җыенын уздыра. Бүген форумны Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән укып һәм үзенең нәсихәт-теләкләре белән ачып җибәрде.

Мөфти хәзрәтләре сәламләү сүзләрен җиткерде. Аннары яшьлекне  заяга түгел, файдалы итеп уздыру кирәклеге хакында аңлатып, бер хәдисне искә төшерде. “Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә әйткән: “Яшь вакытында  теләсә кайсы минутта Аллаһ каршына барыр вакыты җиткәнен аңлаган  карт кеше кебек гыйбадәт кылган һәм һәр намазын соңгысы кебек итеп укыган яшь кеше күркәм”, - дип сөйләде.  Мөфти яшьләрне гыйлемле булырга да чакырды: “Гыйлемне бишектән алып ләхеткә кадәр өйрәнегез, ди Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә. Гыйлем алу һәр мөселманның бурычы. Форум көннәре сезнең өчен файдага узсын, бәрәкәтле булсын һәм биредән яңа гыйлемнәр белән китәргә язсын”.

Шулай ук яшьләрне мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, мөфтиятнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Марокка дин белгече Габдрәхим Лакрим, Казан мэриясе вәкилләре һәм башкалар сәламләде.  

Татарстан дин әһелләре нәсихәтләрен тыңлагач, йөзгә якын делегат Болгарга юл тотты. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана