Чирмешәндә "Хуш, Рамазан!" бәйрәме уздырылды

21 июль 2015 ел 09:35
Чирмешәндә "Хуш, Рамазан!" бәйрәме уздырылды

Мондый сабантуй районда инде дүртенче ел рәттән оештырыла. Башка еллардагы  кебек үк быел да ул Коръән аятьләре, дога һәм үгет – нәсыйхәтләр уку белән башланды. Казаннан килгән хөрмәтле кунак - Рөстәм Хәйруллинның вәгазен дә бәйрәмдә катнашучылар игътибар белән тыңладылар.
Милли бәйрәмебезнең барлык  уеннарын үз эченә алган сабантуйга райондашлар гына түгел, күрше районнардан, шәһәрләрдән дә кунаклар күп килгән.  Аларны  пылау, коймак, кайнар чәй белән сыйладылар. Полиция бүлегенең кыр кухнясында да тәмле карабодай һәм борай боткалары пешергәннәр. Шашлык авыз итәргә теләүчеләргә дә  андый мөмкинлек булдырылган иде.
Гадәти сабантуйлардан аермалы буларак, монда милли уеннар ике мәйданчыкта үтте. Берсендә ир – егетләр көч сынашса, икенчесендә – гүзәл затлар. Әмма иң кызыгы, мөгаен, балаларга булгандыр. Алар бөтен җирдә өлгерергә тырыштылар. Чүлмәк вату, капчык киеп, йомыркалы кашык кабып йөгерү, аркан тартышу, йөгерү кебек ярышларда  бик күп бала катнашты һәм аларның һәрберсенә бүләкләр бирелде.
Ә инде олыраклар үзләрен җитдиерәк бәйгеләрдә  сынадылар. Әйтик, гер күтәрүдә үз үлчәү категорияләрендә Түбән Кәминкәдән Тәлгать Закиров (70 килограммга кадәр), Керкәледән Салават Әхмәтвәлиев (80 килограммга кадәр)  һәм Түбән Кәминкәдән Айваз Сәлманов (80 килограммнан югары) беренче булдылар. Кул көрәштерүдә дә Тәлгать Закировка, Салават Әхмәтвәлиевка  һәм Түбән Кәминкә егете Разиф Гыйрфановка тиңнәр булмады. Һәрберсе үз үлчәү категориясендә җиңүче. 
Көрәшчеләр арасында да чит кеше юк иде. Келәмгә чыгучыларга карата бер шарт та куелган: дин юлына баскан, мәчеткә тәравих намазына йөргән егетләр генә көрәшкә кертелде. Түбән Кама егете Азат Фәсхетдинов (әтисе Кара Чишмәдән) узган елны мөселман сабантуеннан тәкә алып киткән булган. Быел да ул 70 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында көрәштә  беренче. Лашман егете Зөлфәт Зиннуров (80 килолылар арасында) һәм Разиф Гыйрфанов та (80 килодан авырраклар арасында) җиңүчеләр. 
Хатын – кызлар  су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек уеннарда катнаштылар. Иң оста Коръән укучыны да билгеләделәр.
Быел мөселман Сабан туенда атлар узышы да булды. Дүрт ат узышын карарга байтак тамашачы җыелды. Финишка  Аксубай егете Нәфис Мингатин йөгәнләгән ат беренче килде. Чирмешәннән Геннадий Герасимов аты -икенче, Шәүкәт Тәхаутдиновныкы өченче урыннарда.

- Чирмешәндә узучы мөселман сабантуена ел да кайтам, - ди Түбән Камада яшәүче Нурхаммәт абый Фәсхетдинов. - Сагынып кайтам. Миңа монда бик ошый. Шундый матур, тыныч уза ул. Бу традицияне киләчәктә дә дәвам итсеннәр иде. 

Район мөхтәсибә Минсәгыйрь хәзрәт Миншин да бәйрәмнән бик канәгать калган.
-Имамнарыбыз, мәчеткә йөрүче дин кардәшләребез барын да үзләре оештырдылар, рәхмәт, Ходай исәнлекләрен бирсен, - ди ул. – Көне дә аяз булды.
 

Гөлсирә Шәрифуллина, Чирмешән

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана