Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгарда мөселман яшьләре форумында катнашучылар белән очрашты

23 июль 2015 ел 13:59
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгарда мөселман яшьләре форумында катнашучылар белән очрашты

Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан бер төркем мөселман яшьләре Болгарга җыелды. Биредә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган мөселман яшьләре форумы уза. Көн саен форумда турле белгечләр һәм дин әһелләре белән очрашулар уздырыла.

Бүген исә яшьләр янында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин булды. Бу очрашуда Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти,  шәйхел-ислам  Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да, шулай ук Мароккодан килгән ислам фәннәре белгече шәех Габдрәхим Лакрим да катнашты.

Җыенда катнашучылар дин әһелләренә форумның беренче көннәре ничек узуы хакында сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Яшьләр әйтүенә караганда, алар үзара танышырга, берләшергә, фикерләр алышырга өлгергәннәр. Кырымнан килгән яшьләр милли көйләрен башкарып күрсәтсәләр, кызлар исә Болгар җирендә язган шигырьләрен укыдылар.  

Хәзрәтләр үз чиратларында үгет-нәхитләрен җиткереп, гыйлемнәре белән уртаклаштылар.

Шулай ук форумга җыелган кызлар һәм егетләр арасында Коръән уку конкурсы уздырылды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин конкурста катнашучыларга уңышлар теләде, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. 

Бүген иртәнге якта мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин исә яшьләргә гаилә мәсьәләләре, әдәп-әхлак, дини тәрбия хакында вәгазь сөйләде. Шулай ук яшьләрнең күп сандагы сорауларына җавап бирде.

Форумда Татарстаннан, шулай ук Россиянең, нигездә, Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәм Кырым Республикасыннан 18-30 яшьтәге 100гә якын егет һәм кыз катнаша. Алар арасында Башкортстан, Кырым республикаларыннан, Ульяновск өлкәсеннән килүчеләр бар.  Форумны ачу тантанасы 20 август көнне, өйлә намазыннан соң, Кол Шәриф мәчетендә үткәрелде.

Мөселман яшьләре атна дәвамында Болгардагы махсус палаткаларда яшиләр. Җыен кысаларында алар өчен кызыклы очрашулар, конкурслар, экскурсияләр оештырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана