"Иске шәһәр" префектурасында Мәрҗани йорты хакында фикер алыштылар

28 июль 2015 ел 14:41
"Иске шәһәр" префектурасында Мәрҗани йорты хакында фикер алыштылар

Бүген “Иске шәһәр” префектурасы “Ш. Мәрҗани йорты” мәдәни мирас корылмасын файдалануга һәм Юныс мәйданы скверын төзекләндерүгә кагылышлы түгәрәк өстәл уздырды. Әлеге “Иске шәһәр”нең  префекты Марат Усманов җитәкчелегендә узган сөйләшүдә, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова,  мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, музей җитәкчеләре, экскурсаводлар һәм башкалар катнашты.

Түгәрәк өстәлдә тикшерелгән беренче сорау буенча мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр чыгыш ясады.  Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы “Ш.Мәрҗани йорты”н ТР МДН нә тапшырды. Әлеге олуг татар дин әһеле Шиһабетдин хәзрәтләре билгеле галимнәр, шәхесләр белән очрашкан һәм аның рухын саклаган тарихи йорт Каюм Насыйри урамында урнашкан (10 нчы йорт).

Бүгенге көндә дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, музей белгечләре, тарихчылар арасында  мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф йортын нинди максатларда һәм ни рәвешле халыкка файдалы итү турында фикер алышу бара, тәкъдимнәр карала.

Рөстәм хәзрәт Батыр үзенең чыгышында Мәрҗани йорты мәйданы бик зур булмавын һәм аны алга таба файдалануга кагылышлы төрле фикерләр каралуын билгеләп узды. Әйтик, аны “Ислам тарихы музее”, “Диния нәзарәте инстиуты музее” итү кебек тәкъдимнәр бар.  “Бу йорт татар исламы кыйммәтләрен күрсәтергә тиеш.  Татарлар өчен дин ул тынычлык, мәгърифәтчелек, гыйлем, Изге Коръәнгә таянып яшәү рәвеше.  Биредә Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлын, аның эшчәнлеген тәкъдим итү кирәк, ә төрле бүлмәләрдә ул йогынты ясаган, шулай ук аңа йогынты ясаган мохитне ачу мөһим. Татар халкының дини-мәдәни дөньясы рухын, мохитен күрсәтергә иде. Шул ук вакытта бу музейның интерактив булуы сорала. Биредә дини шәхесләргә, дин тариханы кагылышлы төрле очрашулар, квестлар, чаралар үткәрү мөһим”, - диде.

Перефект Марат Усманов: “Татар бистәсендә татар халкының мәдәни коды салынган. Динсез татар халкы да сакланып калмас, алга бармас иде. Шушы дини-рухи үсештә, өлкәдә Мәрҗани локомотив була. Аның казанышларын күрсәтү бик әһәмиятле эш. “Мәрҗани йорты” Иске татар бистәсенең энҗе бөртегенә әйләнсен иде һәм олуг шәхес Мәрҗани хакында без белергә тиеш”, - дигән фикерне җиткерде.

Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия ханым Гәрәева шулай ук үзенең фикерләре белән уртаклашты. Нурия ханым: Мәрҗани йортының нәзарәткә бирелүе бик яхшы һәм без моңар шатланабыз гына. Бу йорт  Ислам мәдәнияте музеен кабатламыйча, аны рухи һәм мәгълүмати яктан дәвам итсен иде”, - дигән теләген җиткерде.

Шулай ук сөйләшүдә “Мәрҗани йорты” ишегелдына ачык музей ясау кирәклеге хакында тәкъдимнәр яңгырады. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы